Керфексыман җисем меланомасы

Керфексыман җисем меланомасы увеаль меланомаларның 5% тәшкил итә.

Клиник күренешләре үзгәртү

1. Гомернең 6 дистәсендә күрү начарлану белән билгеләнә, ләкин симптоматика булмаганда очраклы табыла ала.

2. Билгеләре шешнең күләме һәм урнашуына бәйле.

• Зур булмаган шешләрне мидриазсыз һәм гониоскопиясез ачыклау гадәттә мөмкин түгел.

• Зур күләмдәге шешләрне мидриаз шартларында күз төбен караганда ачыклап була (рәс. 15.19а).

• Шеш урнашу квадрантында киң эписклераль тамырлар («сакчы» тамырлар — рәс. 15.19б).

• Төсле катлау тамыры аша үсеп керү төсле катлау меланомасы дип ялгыш уйлау мөмкин (рәс. 15.19в).

• Ясмыкка механик басым астигматизм, сублюксация яки катаракта барлыкка килүенә китерә ала (рәс. 15.19г).

• Склера эмиссарияләре буенча үсеп керү күренешкә конъюнктива меланомасын хәтерләткән караңгы эпибульбар чыганаклар барлыкка китерә ала (рәс. 15.19д).

• Шешнең артка таралышы челтәркатлауның экссудатив кубарылуына китерә (рәс. 15.19е).

• Шешнең некрозы нәтиҗәсендә алгы увеит — сирәк күренеш.

• 360° аннуляр үсешнең иң начар фаразы, чөнки бу халәтне ачыклау авыр.

Тикшерү ысуллары үзгәртү

1. Өч көзгеле ялганма линза. Максималь мидриазда аеруча почмак өлкәсенә төсле катлау тамыры аша үсеп керүен билгеләү өчен аның ярдәмендә тикшерү бик файдалы.

2. Трансиллюминация чамалап шеш озынлыгын бәяләргә мөмкинлек бирә, әмма үтәли күренә торган тутсыз шешләрдә файдасыз.

3. УТТ шешнең күләмен һәм урнашуын билгеләргә булыша.

4. Биопсия, шулай ук нечкә инәле аспирацион, кайбер очракларда ачыклауда файдалы була ала.

Дәвалау үзгәртү

1. Гомуми мәсләкләр(«Хориоидея меланомасы»н кара).

2. Почмакның 1/3 артык булмаган озынлыктагы зур булмаган һәм уртача күләмдәге шешләрдә иридоциклотомия. Өзлегүләр: төсле катлау колобомасы, гемофтальм, катаракта үсеше, ясмык сублюксациясе, гипотония һәм шешнең тулы булмаган кисеп алу.

3. Радиотерапия. Брахитерапия яки протонлы бәйләм белән нурланыш.

4. Зур шешләрдә һәм шлемм каналын шеш бикләү нәтиҗәсендә икенчел глаукома белән катлауланганда энуклеация.

Дифференциаль диагностика үзгәртү

1. Увеаль эффузия синдромы керфексыман җисемнең аннуляр меланомасын хәтерләтә ала. Әмма эффузия өлешчә сыман була, трансиллюминациядә үтәли күренә һәм УТТ киста кебек күренә.

2. Керфексыман җисемнең тумыштагы эпителиаль кисталары ясмыкны күчерә ала, әмма УТТ-дә меланомадан җиңел аерыла.

3. Керфексыман җисемнең башка шешләре бик сирәк, шулардан меланоцитома, медулоэпителиома, метастазлар, аденокарцинома, аденома, нейролеммома һәм лейомиома. Бу формаларның күпчелеген төгәл ачыклау гистологик тикшерү ярдәмендә генә мөмкин.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.