Кашказан(баш. Ҡашҡаҙан) — Өфенең Һупайлы мәхәлләсендәге күл.

Күл Караиделнең уң угында урнашкан. Бу табигый су яткылыгы. Күлнең озынлыгы 1020 м, уртача киңлеге 300 м, уртача тирәнлеге 2,5 м, мәйданы — 13,35 мең.кв.м.

Кулнең Ашказаны исеме күптән онытылган булган, 1870 елгы кеше яшәгән урыннар исемлегендә авыл исемсез су яткылыгы янында дип язылган. Соңгы еллардагы турист схемаларында Сипайлово күле дип билгеләнгән, 1984 елгы картада исеме ялгыш Кашказан дип язылган.

2002 елда күлле тамырдан «культуралаштыру» башлана, төзекләндерү барышында «Кашказан» ял һәм мәдәният паркы төзелә.