Качыр (лат. mulus) — йорт хайваны, ат (бия) һәм ишәк (иркәк) кушылгагы.

Качыр

Биядән гәүдәнең зурлыгын һәм тиз йөрүгә сәләтен, ата ишәктән исә чыдамлыкны һәм эшкә искиткеч сәләтне ала. Озак яшәүчән (40 яшькә кадәр), тамакка һәм асрауга талымсыз хайваннар. Гадәттә үрчемсез.

Эшкә сәләте буенча качырның йөк һәм җигем төрләрен аерыйлар. Йөк качырларының авырлыгы 300–400 кг, җигем — 400–600 кг тәшкил итә. Тарту көче авырлыгыннан 18–20 % тәшкил итә. Эшкә 2 яшеннән өйрәтәләр, 4 яшеннән тулы йөкләнеш белән эшлиләр.

Азия, Африка, Көньяк Европа, Төньяк һәм Көньяк Америка илләрендә үрчетәләр, Советлар БерлегендәКавказ Арты һәм Урта Азиядә.

Чыганаклар үзгәртү

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.