Катармал ул Һиндстанда, Уттаракһандта, Альмора районында, Кумаон Бүлегендә урнашкан ерак авыл.

Гыйбадәтханә
Катармал
Кояш Гыйбадәтханәсе, Катармал
Кояш Гыйбадәтханәсе, Катармал
Кояш Гыйбадәтханәсе, Катармал
Ил Һиндстан
Төбәк / район Һиндстан,Уттаракһанд
Нигезләүче Катьюри Патшасы Катармалла

Урнашуы үзгәртү

Катармал Коши авылыннан 1,5 км ераклыкта һәм район үзәге Альморадан 12 км да һәм Найниталдан 70 км да урнашкан.[1][2] Диңгез дәрәҗәсеннән 2116 метрда урнашып ул тимер юл белән яхшы тоташтырылган һәм Кһайрна, Гарампани (Һалдвани, Найниталдан, 29°29'39"N 79°28'46"E) 30 км да ераклыкта, Ранихеттан 17 км да һәм Коши авылы янында иң якын нокта булып Каусани тора.[1] G.B. Pant Institute of Himalayan Environment and Development оешмасы Һиндстан Хөкүмәте тарафыннан өйрәнү һәм үсеш өчен төен агентлыгы булып хезмәт итә.[3]

Сурья гыйбадәтханәсе үзгәртү

Катармал безнең эраның 9-ынчы гасыр Катьюри Патшалары тарафыннан төзелгән чагыштырмача сирәк Сурья гыйбадәтханәсе өчен мәшһүр.[1] Катьюри Патшасы Катармалла бу гыйбадәтханәне төзегән, аның төп Сурья Илаһы тирәли 44 кечерәк гыйбадәтханәсе булган, алар Бурһадита яки Враддһадитья дип аталалар.[2] Шива-Парвати һәм Лакшим-Нараяна кебек башка Илаһлар шулай ук гыйбадәтханә комплексында нигезләнгән булган. Агачтан киселгән ишекләр һәм панельләр 10-ынчы гасыр пот урланганнан соң Милли Музей, Дәлһигә алып барылган булган.[1] Стеналарда һәм панельләрдә башка кисеп ясалган сурәтләре булган гыйбадәтханә 1958 ел Борынгы Һәйкәлләр һәм Археологик Урыннар һәм Калдыклар Акты буенча милли әһәмияткә ия һәйкәл дип игълан ителгән булган.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Sajwan, Venita. A lesser-known sun temple at Katarmal (17 August 2002). 8 июль 2013 тикшерелде.
  2. 2,0 2,1 Katarmal Sun temple,Almora. Nainital Tourism. 9 July 2013 тикшерелгән.
  3. G. B. Pant Institute of Himalayan Environment and Development. G. B. Pant Institute of Himalayan Environment and Development. әлеге чыганактан 2013-07-26 архивланды. 20 July 2013 тикшерелгән.