Картлар ашы, олылар ашы

Картлар ашы, олылар ашы - хәзерге вакытта татарларда ата-бабадан калган йола буенча уздырыла торган аш. Бу ашка өлкәннәр чакырыла һәм аның кагыйдәләрендә Коръән һәм төрле догалар уку, сәдака өләшү тәртибе саклана. Олылар ашы тәртибе туй һәм исем кушу йолалары комплексына да керә. Хәзерге вакытта тарала башлаган "алтын туй", "көмеш туй", өлкән яшьтәге кешеләрнең туган көнен бәйрәм итү кебек тантаналар, ураза тәмамлангач үткәрелә торган ашлар да шушы картлар ашы тәртибенә буйсына. Соңгы очракта аларны "Коръән ашы" дип тә атыйлар.

Чыганак: А.Тимергалин “Миллият сүзлеге: аңлатмалы сүзлек”, 2том.