Карл Пётр улы Беггров (Карл Иохим Беггров, немец телендә: Karl Joachim Beggrow; 17991875) — немец килеп чыгышлы рус графигы, литограф һәм акварелист; младший брат гравёр Иван Беггровның энесе, живописец-маринист Александр Беггровның әтисе. 1832 елдан бирле Император художестволар Академиясенең академигы.

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык  Россия империясе
Туу датасы 1799[1][2][3][…]
Туу урыны Рига, Россия империясе
Үлем датасы 1875[1][2][3][…]
Үлем урыны Санкт-Петербург, Россия империясе[4]
Һөнәр төре рәссам, литограф
Башкарган вазыйфа рәссам[d]
Әлма-матер Император сынлы сәнгать академиясе[d]
Активлык урыны Санкт-Петербург
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
Файлы артиста по адресу Frick Art Research Library[d]
Commons Creator бите Karl Beggrov
 Карл Беггров Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Ригада 1799 елның 15 (26 февралендә) Петер-Иоахим Беггров (1752—1818) гаиләсендә туган.
Белемен Петербург художестволар академиясендә алган, анда 1818 елдан 1821 елга кадәр Максим Воробьёвта укыган.
Укуын тәмамлагач Беггров башка рәссамнарның эшләрен ташка күчергән. “Санкт-Петербург һәм әйләнә-тирәләр” литографияләр тупланмасын чыгарган.
Киләсе елларда Кышкы сарайда эшләп императорлар Александр I һәм Николай I портретларын барлыкка китергән.
1832 елда Карл Беггров перспектив живопись академигы дәрәҗәсен казанган.
1875 елның 12 (24) февралендә Санкт-Петербургта үлгән. Смоленск лютеран зиратында күмелгән; кабере сакланып калмаган[5].

Әсәрләре

үзгәртү
  • Пётр I-гә һәйкәл. Сенат мәйданы. Литография. 1824 ел
  • Фонтанка (XIX гасырның беренче яртысы). Литография, 1825
  • Авыл пейзажы (XIX гасырның беренче яртысы). Литография, 1825
  • «Каспий һәм Кара диңгез арасында торучы халыклар» гравюралар сериясе
  • Ф. Глинка портеры
  • А. Востоков портреты
  • Святитель һәм могъҗиза кылучы Митрофан Воронежский портреты

Гаиләсе

үзгәртү

Өч улы булган:

К. П. Бегровның энесе — Иван Иван улы Беггров (1828—1888), Россиядә беренче типография буявы заводының нигезләүчесе.

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү