Кара күл (күл, Биектау районы)

Кара күлРоссиядәге күл. Татарстан Республикасы Биектау районында шул ук исемдәге Каракүл авылдан көньяктарак урнашкан.[1][2][3] Ашыт һәм Питиал елгалары субүләре янында урнашкан. 1978 елдан бирле табигать һәйкәле.[2]

Кара күл
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Биектау районы һәм Татарстан
Карта
 Кара күл Викиҗыентыкта

География үзгәртү

 
Кара күл

Күлнең көнчыгыш яры калкулыклы һәм киң яфраклы урман белән капланган. Су күләме 400 мең м3. Күлнең озынлыгы 820 м, иң зур киңлеге 220 м, уртача тирәнлеге 4 м га якын, иң зур тирәнлеге 10 м.Су көзгесе мәйданы 10 га.

Күл катлаулы, озынча формада, барлыкка килүе карст күренеш катламы белән бәйле. Ике күл плёcы (акрылып торган өлеше) ермак белән тоташкан. Җир асты сулары белән тотырыклы тулылана.

Гидрология үзгәртү

Суның минераллеге 153 мг/л), катылыгы 7,8 мг-экв/л, суның тибы гидрокарбонат-хлорлы-кальцийлы. Үтә күренмәлелеге 200 см га кадәр. Тау токымнары известьташ-доломиттан тора. Бу тиз эри торган токым тирән ятмый. Әйтергә кирәк, Ашыт бассейны күлләренә карст килеп чыгышы хас. Аларның барысының да диярлек ярлары текә, тирән чокырлары бар һәм карст каналлары һәм атмосфера явым-төшемнәре буенча күтәрелүче артезиан сулары белән туклана (чокырның тирәнлеге - Урман һәм Карасу күлләре - 15-20 м).[4]

1978 елдан Татарстан Республикасының табигать һәйкәле (1978).

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү