Кара күл (Девятово авылы янында)

Кара күлТатарстан республикасының Лаеш районы Урта Девятово авылы янындагы күл, Брысса һәм Мишә елгалары субүләрендәге урман массивында урнашкан. [1] Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644 номерлы карары белән региональ әһәмияттәге табигый һәйкәл дип танылган.

Кара күл
Дәүләт  Россия
Озынлык 0,345 km
Киңлек 0,17 km
Мәйдан 4,32 км²
Күләм 13 кубический километр
Карта

География үзгәртү

Кара күл - табигый барлыкка килгән сулык. Татарстанның Лаеш районында Урта Девятово авылыннан 3 км ераклыкта урнашкан. Су өсте озынча формада. Күлнең озынлыгы 345 м, максималь киңлеге 170 м.Су өслеге мәйданы 4,32 гектар. Уртача тирәнлеге 4 м. Ярлары тәбәнәк, куаклыклар белән капланган, яр буйлары зонасында су үсемлекләре үсә.[1]

Гидрография үзгәртү

Күлнең күләме 170 мең м³. Жир асты һәм грунт сулары белән катнаш туена. Сары төстәге су, исез, катылыгы 1 ммоль/л дан кимрәк, минерализациясе 167 мг/л, үтә күренмәлеге 230 см. суның химик тибы гидрокарбонатлы кальций.

Чыганаклар үзгәртү

Татарская энциклопедия: В 6 т /Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской Энциклопедии

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү