Канның гомуми анализы

Канның гомуми анализы сырхауханә һәм хастаханәләрдә иң күп үткәрелә 5 торган анализларның берсе. Ул табибка пациентның сәламәтлеге һәм ор­ ганизмда барган төрле патологик процесслар турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Бер уңайдан шунысын да белү кирәк кан сыек өлештән — плазмадан һәм анда булган формалы элементлар (күзәнәкләр) — эритроцитлардан, лейкоцитлардан, тромбоцитлардан тора. Беренче чиратта табибны шулар кызыксындыра. Аларның нормаль күрсәткечләре нинди? Түбәндә шуларны карап китәрбез. Эритроцитлар канның төп өлешен хасил итәләр һәм аңа кызыл төс бирәләр. Бу — күзәнәкләрдә гемоглобин пигменты булудан гыйбарәт. ( Ул үпкәләрдән кислородка баеган канны органнарга, тукымаларга алып - бара, углекислый газны үпкәләргә алып килә. Нормада ир-атларның = эритроцитлар дәрәҗәсе бер литр канда 4,0-5,1х1012, хатын-кызларныкы 3,9-4,7x10’2 тәшкил итә. Бу күрсәткечнең түбәнәюе кан югалтуны яки азканлылыкны (анемия) күрсәтә, ә югары булуы сөяк мие авыруы булуы турында әйтергә мөмкин.

Канның гомуми анализы
 Канның гомуми анализы Викиҗыентыкта

Ир-атларның нормаль гемоглобин күрсәткече 130-160 г/л (бер литрдагы граммнар), хатын-кызларда — 120-140 г/л. Гемоглобин дәрәҗәсе төшү пигмент ясауда катнаша торган тимер микроэлементының җитмәве аркасында була. Гемоглобинның түбәнәюе кан югалтканда, анемия вакытында | да күзәтелә. Гемоглобинның нормадан артуы организм сыеклык югалтканда, диңгез тигезлегеннән бик югары менгән очракларда (мәсәлән альпи- нистларда), сөяк мие чирләреннән интеккән кешеләрдә булырга мөмкин. | СОЭ (скорость оседания эритроцитов) аббревиатурасы белән эритроцитларның төпкә утыру тизлеге күрсәтелә. Ир-атларның нормаль күрсәткече 2-10 мм/сәг (ягъни бер сәгать эчендә ничә миллиметр утыруы), хатын-кызларда — 3-15 мм/сәг. Эритроцитларның утыру тизлеге вируслы гепатит вакытында, эч киткәндә, ач тору сәбәпле мускул массасы кимегәндә акрыная. Ә менә СОЭ арту бөерләр авырганда, аллергик реакция вакытында, ’’ ялкынсыну процессы, травма булганда күзәтелә. * Лейкоцитларны икенче төрле ак кан тәнчекләре дип тә йөртәләр. Алар организмны микроблар, чит аксымнар керүдән саклыйлар. Ир-атларның ; Һәм хатын-кызларның күрсәткече бер-берсеннән аерылмый, бер литрда 4,0-9,0х109/л. Бу сан эндокрин, нур авырулары вакытында кимергә мөмкин.

Шулай ук ялкынсынуга каршы дарулар кабул иткәндә дә кими ала.Д Лейкоцитларның артып китүе инфекцияле, аллергик авырулар вакытында, агуланган очракларда күзәтелә. Тромбоцитлар — сөяк миендә ясала торган кан пластинкалары. Алар канның оешучанлыгы өчен җавап бирәләр. Нормаль халәттә алар ирләрдә һәм хатын-кызларда 1 литрда 180-320х109 була. Тромбоцитлар җитешмәү гемофилия авыруы белән интегүчеләрдә, кан оешу бозылу 1 үзенчәлеге хас шеш авыруларында, вируслы чирләр вакытында күзәтелә. Аларның дәрәҗәсе күтәрелү кайбер кан авырулары вакытында хирургик 1 операцияләрдән соң, мәсәлән, талакны алгач очрый. Канның гомуми анализы бар билгеле чирләрнең барышын ачык итеп күрсәтә алмый. Ул нормадан читләшү куркынычы туганлыгын аңлата. Дөрес диагноз кую өчен табиб авыруны өстәмә тикшерүләр уздырырга җибәрә. Бу — авыруның диагнозын ачыкларга һәм дөрес дәва билгеләргә булыша. Д Гемоглобиннары түбән булган кешеләр түбәндәге киңәшләрдән файдаланып кан составын яхшырта алалар. Боткалар. Шикәр салмыйча суда пешерелгән боткалар файдалы. Бигрәк тә карабодай, тары боткалары. Аларны йөзем, кабак, май, яшелчә өстәп, көн саен ашарга киңәш ителә. Слива. Ашкайнату тракты белән проблемалары булмаган кешеләргә аны күп ашарга ярый. Яңа җыелган җимешләрне генә түгел, туңдырылганнарын эретеп ашасаң да файдасы тия. Гадәттә бер-ике ай дәвамында гемоглобин нормальләшә. Яшелчә салатлары. Кишердә, укропта, яшел суганда, петрушкада, кәбестәдә. чөгендердә, алмаларда, кабакта, татлы борычта бик күп файдалы ингридиентлар бар. Димәк, сайлап алыр өчен яшелчәләр, җиләк-җимешләр җитәрлек, теләгәнен ашарга гына кала. Баллы катнашма. Әстерхан чикләвеген ваклап, изелгән мүк җиләгенә | кушалар һәм бал белән болгаталар. Бу катнашманы көн дәвамында 1 әр аш кашыгы кабул итәргә кирәк.

Соклар катнашмасы. Көн дәвамында кишер, алма, чөгендер соклары (2:1:1 пропорциясендә әзерләнә) катнашмасын алып эчәргә киңәш ителә.

Сокларны ясау белән эчү файдалырак. Шунысын да исәптән чыгармагыз: каротин майсыз начар үзләштерелә, шуңа күрә сок белән 1 аш кашыгы каймак кабып куярга киңәш ителә. Икенче рецепт: 270 г кишер согына 30 г фенхель согын кушып, көн дәвамында эчәргә.

Искәрмәләр үзгәртү