Канат төзелеше

(Канат механизациясе битеннән юнәлтелде)

Канат төзелеше яки канат механизациясе - күтәрү көчен көйләү өчен оча торган аппаратның канатында урнашкан җайланмалар җыелмасы.

1 — Канат очы
2элерон
3 — югары тизлекле элерон
4 — арткы канатчыкларны читләтеп агып үткәргечләр.
5 — Крүгер алгы канатчыгы.
6 — алгы канатчыклар
7, 8 — арткы канатчыклар
9интерцептор
10 — спойлер
Чыгарылган арткы канатчыклар һәм алгы канатчыклар
Чыгарылган киртәләр - спойлерлар

Канат механизациясенә арткы канатчыклар, алгы канатчыклар, интерцепторлар, спойлерлар, флалероннар керәләр.

Арткы канатчыклар үзгәртү

Арткы канатчыклар - канат арткы очында урнашкан авышучы өслекләр. Алынган хәлдә Арткы канатчыклар - канатның дәвамы.

Арткы канатчыклар канат өслеген арттырып канатның күтәрү үзлекләрен яхшырталар, кече тизлектә - очып менгәндә, утырганда кулланыла.

Алгы канатчыклар үзгәртү

Алгы канатчыклар - канат алгы очында урнашкан авышучы өслекләр. Гадәттә алгы һәм арткы канатчыклар бергә авышалар.

Алгы канатчыклар һөҗүм почмагын арттыра, нәтиҗәдә һава агымы югарырак һөҗүм почмагында төшә.

Интерцепторлар үзгәртү

Интерцепторлар (спойлерлар) яки киртәләр - аэродинамик каршылыкны артырыр өчен һава агымына авышучы өслекләр, нәтиҗәдә күтәрү көче кими. Шушы төрле киртәләр (Элерон-интерцептор, спойлер) турыдан-туры күтәрү көчен көйли.

Очкыч тукталганда бөтен механизация чыгарыла, аеруча спойлерлар, зур очкычларда интерцепторлар (спойлерлар) реверс белән очкычны туктата.

Әдәбият үзгәртү