“Мәһабәт Кыйраллык” — (кһмер телендә — បទនគររាជ, укылышы — Бат Ноко Рыать) — Камбоджаның (Кампучиянең) милли-дәүләт гимны һәм кһмерларның борынгы монархия мәмләкәтенең исеме. Гимнның гаҗәеп матур, йөрәккә ятышлы аһәңнәре кһмер халык көеннән алынган. Аны 1930 нчы еллар азагында принц Нородом Сурамарит тәкъдим иткән, ә гимн музыкасы итеп ике Аурупа кешесе — француз Франсуа Перрүшо һәм инглиз Җеймс Җекилл эшкәрткән. Шуннан соң гимн сүзләрен будда дине патриархы Чон Нат язган. 1941 елдан бирле гамәлдә. 1970 елда илнең саклану министры, сәяси яктан АКШка тартым булган Лон Нол оештырган түнтәрештән соң, Камбоджа җөмһүрият дип игълан ителде, дәүләт башлыгы Нородом Сианук чит илгә китәргә мәҗбүр булды. Гимнның беренче куплетын алып ташладылар, калганнарын үзгәрттеләр. Лон Нол хакимлегенә 1975 елда Пол Пот исемле залим җитәкчелегендәге “кызыл кһмерлар” чик куйды. 1979 елда бу җанкыярлар урынына "Халык инкыйлабы партиясе" исемле, өс киемен "без демократлар" дип алмаштырган, ләкин асылда шундый ук “кызыл” бәндәләр хакимияткә килде.

Камбоджа гимны
кхмер. បទនគររាជ
Сурәт
Дәүләт  Камбоҗа
Басма яки тәрҗемәләре Nokoreach[d] һәм Q71301956?
Көйязар Нородом Сурамарит[d]
Текст авторы Чон Нат[d]
Тональлек фа мажор[d]
 Камбоджа гимны Викиҗыентыкта

“Мәһабәт Кыйраллык” исә 1993 елда, илдә ватандашлар сугышы тәмамланып, хакимият монархия һәм милли традицияләр тарафдарына күчкәч кенә, яңадан дәүләт гимны булып китте. Озак еллар буе элек Франция колониясе булган Камбоджаның француз телендәге гимн текстын гына интернетта табып була иде. Тиешле сүзлекләр дә булмады, кһмер язуы да интернетта... шакмаклар рәвешендә генә пәйда була иде. Ниһаять, бу гаделсезлеккә дә чик куйдылар. Хәзер илдә француз телен бик өлкән яшьтәге кешеләр генә хәтерли, яшьләр исә гел инглиз һәм кытай телләрен генә өйрәнә.

Бу гимнны Кампучия гербында язылган “Милләт. Дин. Кыйрал” милли өндәмәсенең музыкага салынган чагылышы дип атасаң да була. Камбоджа гимны — дөньяда ил башлыгы булган монархларга һәм рәсми дәүләт диненә багышланган бихисап гимннарның асылташы ул. [[1]]


Кһмер язуында Халыкара фонетика (IPA) транскрипциясе Тәрҗемәсе
សូមពួកទេវត្តា រក្សាមហាក្សត្រយើង

អោយបានរុងរឿង ដោយជ័យមង្គល សិរីសួស្តី

យើងខ្ញុំព្រះអង្គ សូមជ្រកក្រោមម្លប់ ព្រះបារមី

នៃព្រះនរបតី វង្សក្សត្រាដែលសាងប្រាសាទថ្ម

គ្រប់គ្រងដែនខ្មែរ បុរាណថ្កើងថ្កាន ។


ប្រាសាទសីលា កំបាំងកណ្តាលព្រៃ

គួរអោយស្រមៃ នឹកដល់យសស័ក្តិ មហានគរ

ជាតិខ្មែរដូចថ្ម គង់វង្សនៅល្អ រឹងប៉ឹងជំហរ

យើងសង្ឃឹមពរ ភ័ព្វព្រេងសំណាងរបស់កម្ពុជា

មហារដ្ឋកើតមាន យូរអង្វែងហើយ ។


គ្រប់វត្តអារាម ឮតែសូរស័ព្ទធម៌

សូត្រដោយអំណរ រំឮកគុណពុទ្ធសាសនា

ចូរយើងជាអ្នក ជឿជាក់ស្មោះស្ម័គ្រតាមបែបដូនតា

គង់តែទេវត្តានឹង ជួយជ្រោមជ្រែង ផ្គត់ផ្គង់ប្រយោជន៍ឱយ

ដល់ប្រទេសខ្មែរ ជាមហានគរ ។

1. [sou̯m puɘ̯k̚ teːp̚.ɗaː rĕə̯k̚.saː‿m(ɔ).haːk̚.sat̚ jəːŋ]

[ʔao̯j ɓaːn ruŋ.rɨə̯ŋ ɗao̯j cɨj mĕə̯ŋ.kɔːl s(ə)riː suə̯.sɗəj]

[jəːŋ kʰɲom prĕə̯h.ʔɑŋ sou̯m crɔːk̚ krao̯m‿m.lup̚ prĕə̯h ɓaː.rɔːʔ.məj]

[nɨj prĕə̯h nɔːr(u)p̚.p(ɑ)ɗəj ʋŭə̯ŋ kʰsat̚.traː ɗae̯l saːŋ praː.saːt̚ tʰmɑː]

[krup̚.krɔːŋ ɗae̯n kʰmae̯ ɓo.raːn tʰkaə̯ŋ.tʰkaːn]

2. [praː.saːt̚ səj.laː kɑm.ɓaŋ kɑn.ɗaːl prɨj]

[kuə̯ ʔao̯j srɑ.maj nɨk̚ ɗɑl jŭə̯h.sak̚ m(ɔ.)haː.nɔ.kɔː]

[ciə̯t̚ kʰmae̯ ɗou̯c̚ tʰmɑː kɔŋ.ʋɔŋ nɨw‿l.ʔɑː rɨŋ.pəŋ cum.hɑː]

[jəːŋ sɑŋ.kʰɨm pɔː pʰŏə̯p̚ preːŋ sɑm.naːŋ r(ɔ.)ɓɑh kam.p(u.)ciə̯]

[m(ɔ)haː.rŏə̯t̚ kaə̯t̚ miə̯n juː ʔɑŋ.ʋaə̯ŋ haə̯j]

3. [krup̚ ʋŏə̯t̚ ʔaː.raːm lɨː tae̯ sou̯.sap̚ tʰɔə̯]

[sou̯t̚ ɗao̯j ʔɑm.nɑː rum.lɨk̚ kun put̚.tʰĕə̯ʔ.sah.snaː]

[cou̯ jəːŋ ciə̯ nĕə̯ʔ cɨə̯.cĕə̯ʔ smɑh.smak̚ taːm ɓae̯p̚ ɗou̯n.taː]

[kŭə̯ŋ tae̯ teːʋ(ə).ɗaː nɨŋ cuə̯j croːm.crɛːŋ pʰkɔt̚.pʰkɔŋ prɑ.jao̯c̚ ʔao̯j]

[ɗɑl prɑ.teːh kʰmae̯ ciə̯‿m(ɔ).haː.nɔ.kɔː]

1. Күкләр булсын патшабыз сакчысы,

Насыйп булсын аңарга сәгадәт һәм дан.

Хаким ул халык йөрәгеннән, язмыштан, —

Борынгыдан горур мәмләкәтләр тоткан

Шәрәфле нәсел варисы.

2. Пагодалар сыенган урманга,

Шаһит алар Моһа Ноко кодрәтенә.

Кһмер милләте яратылган ул мәңгегә,

Тормышыбыз хасланган Кампучиягә,

Заманага тиң Ватанга.

3. Багышлаек дога-җыруларны,

Мәдхия укып, изге Будда исеменә.

Тугры булсак бабалар әманәтенә,

Күкләр ирештерерләр үз нигъмәтенә

Кһмер иле Моһа Ноконы.

Искәрмә: Халыкара фонетика алфавиты транскрипциясендә ябык иҗек-сүзләр азагындагы ̚ тамгасы җырлаганда шул иҗекне озынайтып башкару өчен өстәлә торган М, Н һәм Ң борын авазларының берсен аңлата. Бу очракта иҗек загындагы P (П) авазына — M (М) авазы, T (Т) авазына — N (Н) авазы, ә K (К) авазына Ŋ (Ң) авазы өстәлә. Мәсәлән, текстның беренче юлындагы puɘ̯k̚, rĕə̯k̚, haːk̚ иҗекләре — puɘ̯kŋ, rĕə̯kŋ, haːkŋ дип, sat̚ иҗеге — satn дип, ә teːp̚ иҗеге teːpm дип җырлана.

Француз телендә

1. Que le ciel protège notre Roi

Et lui dispense le bonheur et la gloire.

Qu'il règne sur nos coeurs et sur nos destinées,

Celui qui, héritier des Souverains bâtisseurs,

Gouverne le fier et vieux Royaume.

2. Les temples dorment dans la forêt,

Rappelant la grandeur du Moha Nokor.

Comme le roc, la race khmère est éternelle,

Ayons cofiance dans le sort du Campuchéa,

L'Empire qui défie les années.

3. Les chants montent dans les pagodes

A la gloire de la Sainte foi Bouddhique.

Soyons fidèles aux croyances de nos pères.

Ainsi le ciel prodiguera-t-il tous ses bienfaits

Au vieux pays khmer, le Moha Nokor.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү