Калып:География/Шәп мәкалә
Җир тетрәү — Җир кабыгында энергиянең кинәт бүленеп чыгуы нәтиҗәсендә җир өслегенең тибрәнүе. Җир тетрәвенең сәбәпләре я табигый (тектоник процесслар), я кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә (шартлаулар, тауда казылган чокырларның убуы, сусаклагычларны тутыру) булырга мөмкин. Зур булмаган этүләр шулай ук вулкан атканда лаваның күтәрелүе нәтиҗәсендә дә килеп чыгарга мөмкин.