Каиршасп Нариман Чокси

Каиршасп Нариман Чокси, Президент Киңәшчесе (Шри-Ланка), Парламент Әгъзасы (К. Н. Чокси буларак мәгълүм булган) Шри-Ланка закончысы, сәясәтчесе һәм Шри-Ланка Парламентының элекке әгъзасы булган. Ул премьер-министр Ранил Викремасингһе җитәкчелеге астында Шри-Ланка Финанслар министры булган.[1] Ул шулай ук 1993 елдан 1994 елга кадәр президент Д. Б. Виджетунга астында Конституцион һәм Дәүләт Эшләре Министры буларак хезмәт иткән һәм 1989 елдан 2010 елга кадәр дәвам иткән рәвештә парламент әгъзасы булган.

Каиршасп Нариман Чокси
Туган 7 февраль 1933(1933-02-07)
Коломбо[d], Шри-Ланка
Үлгән 5 февраль 2015(2015-02-05) (81 яшь)
Коломбо[d], Шри-Ланка
Ватандашлыгы  Шри-Ланка
Әлма-матер S. Thomas' Preparatory School[d]
Һөнәре сәясәтче, адвокат
Сәяси фирка Объединённая национальная партия[d]

Иртә тормышы үзгәртү

Каиршасп Н. Чокси Шри – Ланканың кечкенә, әмма шул ук вакытта үзен яхшы рекомендацияләгән һәм ихтирам ителгән Парси Атәшпәрәстләр җәмәгатеннән, ул шуның Анджуман элеккеге сәркатибе булган. Ул Коломбода 1933 елның 7 февралендә туган булган. Аның әтисе буенча бабае белән әбисе Бомбей Парси гаиләсеннән булып Коломбога Бомбейның Төньягыннан, Сураттан 1885 елда Коломбода нигезләнгән Кокос чикләвеге мае сәнәгатендә бизнес йорты белән идарә итү өчен күчкән. Аның әнисе буенча бабае белән әбисе шулай ук Коломбода яшәгәннәр, азык товарлары буенча экспорт-импорт сәүдәсендә мәшгуль булганнар. Алар “Наврозе Бауг” дигән бинаны һәм җирне иганә итеп биргәннәр, бу Коломбо Парси яшәүчеләрнең дини үзәге булып тора. Каиршаспның әтисе Нариман К. Чокси Шри-Ланкада 20-енче гасыр башы тирәсендә туган булган. Ул илдә беренче Парси адвокаты булган. Граждан эшләр буенча уңайлы практика нигезләп, ул Британия Хөкүмәтеннән 1947 елда Патшабикә Киңәшчесе итеп билгеләнеп ихтирамга лаек булган һәм соңрак 1951 елдан бирле илнең Олы Суды Судьясы булып хезмәт иткән. 1948 елда Илнең Бәйсезлеккә ирешүеннән соң Шри-Ланканың Гражданлык Законнары кабул ителүеннән соң Нариман үзен (һәм Һинд килеп чыгышлы берничә эшләүче яшәүчеләр) “гражданлыксыз” икәнен белгән. Бу гамәлдә булган Хөкүмәтнең игътибарына китерелгәч, 1950-нче елда Парламент тарафыннан закон кабул ителгән булган, аның буенча Нариман Чокси Илнең “Билгеле Гражданы” гражданлыгына ия булган.

Юриспруденциядә карьерасы үзгәртү

Чокси башлангыч белемен Коллупитийяда С. Томас Әзерләү Мәктәбендә алган, 1938 елда нигезләүдә беренче кабул ителгән укучыларның берсе булган. Аннан соң ул урта белемен С. Томас Колледжы Маунт Лавиниада дәвам иткән. Бала чагыннан ул әтисенең Закон Пулатлары закон атмосферасы белән илһамланган һәм Шри-Ланкага 1958 елда адвокат булып чакырылып Коломбо метрополиясендә граждан судларында әйдәп баручы практик булуга ирешә алган. Чокси 1981 елда Президент Киңәшчесе дип билгеләнгән булган. Ул күп атаклы кешеләрнең гражданлык эшләрендә я бер якта, я икенче якта әйдәп баручы киңәшче буларак пәйда булган. 1989 елдан 1992 елга кадәр период чорында, ул 1988 ел Шри-Ланка Президент сайлаулары нәтиҗәләрен кире кагу петициясендә Илнең президентын Ранасингһе Премадасаны баш киңәшче буларак уңышлы яклаган. Эшне Шри-Ланканың Югары Судының биш судьясы алдында, 525 көн тыңлаулар уздырганнар һәм 911 шәһид белән әңгәмә алып барылган булган.

Сәяси карьерасы үзгәртү

Ул Шри-Ланка Парламентына 1989 февралендә Дәүләт Парламент Әгъзалары Исемлегенең номинацияләнгән әгъзасы буларак кергән. Шри-Ланка Конституциясе шундый билгеләүләрнең чикләнгән санын тәэмин итә, шулай итеп профессиональ һәм академик җәмәгатьләр закон эшендә сайлауларда ярышмыйча да вәкиллеген таба алалар. Ул Парламентта Конституция Эшләре һәм Дәүләт Эшләре министры буларак 1993 елдан 1994 елга кадәр вазифаны башкарган һәм шуннан соң 2001 елдан 2004 елга кадәр Шри-Ланканың Финанс министры буларак вазифаны башкарган. Чокси 1989 елдан 2010 елга кадәр дәвамлы рәвештә Шри-Ланка Парламенты әгъзасы булган.

Гаиләсе үзгәртү

Чокси Бомбейдан Френига (туганда фамилиясе Купер) өйләнгән. Аларның өч угылы бар. Олы иртуганы Җамшид Үзәк Евразия өйрәнүләре һәм Якын Көнчыгыш өйрәнүләре профессоры. Ул Зәрдөштлек буенча галим һәм дин буенча берничә китап нәшер иткән. Икенче угыл, Хөршид Вашингтонда Америка Кушма Штатлары Коммерция Пулатының башкарма мөдире. Өченче угыл Виштасп Чоксиларның сайланган һөнәрендә камил булуын дәвам итеп гаилә юриспруденция һәм закон практикасын алып өченче буында булып Коломбода юрист эшенә кергән.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Nariman (K.N.) Choksy Asian Affairs

Тышкы сылтамалар үзгәртү