Казан дары заводында һәлакәт (1917)

(Казан һәлакәте битеннән юнәлтелде)

Казан дары заводында һәлакәт, рус чыганкларында - "Казан һәлакәте"[1]1917 елда Казан дары заводында булган зур янгын.

Казан шәһәре, 19 гасыр
Казанның дары заводының юбилей аркасы - "Кызыл капка", 1887 елда төзелгән

1917 елның 14 августында янгын башлана һәм заводларны бетерә, 14-16 августта Казанда паниканы тарата.

Казан шәһәренең сәнәгать өлешендә урнашкан саклагычлардагы снарядлар шартлавы нәтиҗәсендә килеп чыккан янгын 24 августка кадәр дәвам итә.

Күп шартлаучан матдәләр сусаклагычлар суы белән басылган булган һәм зуррак шартлаулар булдырылмаган калган.

Шартлау нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак була, 8 кеше җәрәхәтләрдән үлә, 172 кеше, шул исәптән 30 бала яралана.

Янгын 12 000 уксибәр бетерә, Беренче бөтендөнья сугышында барлыгы 30 000 уксибәр җитештерелгән. Бер миллион снаряд (78 500 пот) юк ителә, 572 бина җимерелә, 152 йорт тулысынча юк ителә. Казан 1,8 млн пот (29 500 кг) нефть югалта.

Һәлакәт Казанга һәм саклануга сәләтенә зур зыян китерә. Россия өчтән бер уксибәр югалта, шуңа күрә Россиянең саклануга сәләте өчен бу вакыйга "Казан һәлакәте" булып чыккан һәм болай дип йөртелгән.

Янгын үзгәртү

Тикшеренүләр буенча ваемсыз каравылчылар Дары станциясе (бүгенге Лагерь стансасы) янында тәмәке төпчеген ташлау нәтиҗәсендә станциядәге снарядлар шартлаган, аннан соң ут депога, нефть цистерналарына сикергән.

Казаннан 200 000 кеше җәяү һәм пуез белән качып китә.

Нәтиҗәләр үзгәртү

Дары заводының иске бинасы тулысынча җимерелгән.

Генерал Лавр Корнилов Керенский җитәкләгән Вакытлы хөкүмәтне һәм большевикларны Алманиягә ярдәм итү максатыннан дип шартлауны оештыруда гаепли.

Керенский җитәкләгән Вакытлы хөкүмәтне Казан һәлакәтендә гаепләү - Корнилов фетнәсенең төп сәбәпләренең берсе була.

Әлегә Казанда, Идел буенда шартламаган снарядлар табыла.

Әдәбият үзгәртү

  1. http://www.archive.gov.tatarstan.ru/magazine/go/anonymous/main/?path=mg:/numbers/1998_3_4/11/11_2/ 2016 елның 5 март көнендә архивланган. Пожар на Пороховом, или «казанская катастрофа»