Казан сөлгесе
This article may require cleanup to meet Wikipedia's quality standards. Please improve this article if you can. |
Татар халкында сөлгеләр сөртенер өчен генә түгел, ә сәнгать әсәрләре дәрәҗәсенә күтәрелеп, йорт стеналарын, тәрәзә яңакларын бизәүдә кулланылган. Сөлгеләр шулай ук хәерге заманда да бәйрәм-йолаларның төп атрибуты булып тора. Татар сөлгеләренең ике башында уртага таба юнәлгән бертөрле бизәк композициясе урнаша. Гадәттә, орнамент бер-берсенә якын урнашкан өч-дүрт чәчәк бәйләменнән тора. Бәйләмнең нәфис сыгылган ботаклары матур чәчәкләр, яфраклар, бөреләр белән мул итеп бизәлә. Чәчәк бәйләмнәре астан тар гына дулкынлы бизәк белән тулыландырыла.
Чыганак: Н.Сергеева "Тылсымлы бизәк=Магия узора" китабы.