Казанское авиапредприятие

Казан авиапредприятиясе (юридик атамасы — «Казанское авиапредприятие» ААҖ) — Казан халыкара аэропортында урнашкан Россия авиакомпаниясе.

Казанское авиапредприятие
Нигезләнү датасы 1994
Дәүләт  Россия
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия
Рәсми веб-сайт kazanavia.com/company
ICAO авиаширкәт билгесе KKA
 Казанское авиапредприятие Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Казан авиапредприятиесенә 1994 елның 1 гыйнварында, 1932 елдан бирле эшләгән 168 очу отряды базасында нигез салына. 2011 елның октябрендә авиапредприятие Bell 407, Bell 427, Bell 430, Bell 206(А/В) вертолетларына хезмәт күрсәтү буенча рәсми вәкил сертификаты алды. Шул ук елны «Казан авиапредприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте, билгеләнгән үрнәктәге сертификат алып, 250 нче серия двигательләре буенча Rolls-Royce фирмасының Техник ярдәм үзәге буларак авторизацияне тәмамланды.

Эшчәнлек үзгәртү

Авиакомпания түбәндәге хезмәтләрне тәкъдим итә[1]:

  • Нефть үткәргечләрне, газ үткәргечләрне, автомагистральләрне һәм элемтә линияләрен күзәтү;
  • Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү һәм парашютчыларны десантлау буенча очышлар;
  • Тәүлек буе эзләү һәм авария-коткару эшләрен башкару;
  • Һавадан төшерүнең барлык төрләрен башкару;
  • Авиация-химия эшләре;
  • Вертолётка тышкы подвеска асып йөк ташу;
  • Елга һәм каналларның яр буйларын тикшерү;
  • Урман хуҗалыгына хезмәт күрсәтү.

Шулай ук Ми-8ПС (пассажирлар модификациясе), Ми-2, Robinson R44 вертолетларында чартер очышлар тәкъдим ителә. Авиация персоналын медицина тикшерүе уздыруга сертификат бар[2].

Элегрәк (2010 елга кадәр) Казан — Уфа — Екатеринбург маршрутлары буенча Л-410УВП самолетларында авиарейслар башкарылды. Маршрут икътисади сәбәпләр аркасында ябылган.

Флот үзгәртү

 
Казан авиапредприятиесенң Ил-86

Авиапредприятиенең рәсми сайты мәгълүматлары буенча авиакомпания флоты түбәндәге һава судноларыннан тора[3]:

Вертолётлар:

  • Bell 407 — 1 данә
  • Robinson R44 — 7 данә
  • Bell 430 — 2 данә
  • Bell-429 — 1 данә
  • Bell 206В3 — 1 данә
  • Ми-2 — 7 данә
  • Ми-8 —11 данә

Элегрәк флотта башка авиалайнерлар да бар иде, шул исәптән өч Ил-86.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Казанское авиапредприятие (Kazan Air Enterprise)
  2. Аккредитованные ФАВТ медицинские учреждения, archived from the original on 2014-09-24, retrieved 2021-01-06 
  3. Авиапарк

Сылтамалар үзгәртү