Казанда Boeing 737 авиаһәлакәте
2013 елның 17 ноябрендә «Татарстан» һава юлларының 19:25тә Мәскәүдән Казанга кайткан Boeing-737-500 очкычы Казан һава аланында төшеп утырганда төшеп җимерелә. Очкычта 52 кеше була (46 пассажир һәм 6 экипаж вәкиле). Очкычтагыларның берсе дә исән калмый.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе вәкиле Андрей Родыгин әйтүенчә, очкыч җиргә төшеп утырганда шартлаган.
«Интерфакс» агентлыгы башка бер чыганакка таянып, җиргә төшеп утыру омтылышы уңышсыз булганнан соң яңадан күтәрелеп китәргә теләгәндә очкыч җиргә тигән һәм төшеп җимерелгән, дип хәбәр итә. Шуннан соң очкычка ут капкан, әмма ул тиз арада сүндерелгән.
Россия мәхкәмә медицинасы экспертиза үзәге хезмәткәрләре Татарстандагы белгечләргә ярдәм итү өчен Казанга җибәрелә.
Россия президенты Владимир Путин каза сәбәпләрен тикшерү өчен хөкүмәткә тиз арада тикшерү комиссиясе төзергә куша.
Корбаннар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов улы Ирек вафат була [1].
Экипаж
үзгәртү- Салихов Рөстәм Габрахман улы — һава судносы командиры
- Гуцул Виктор Никифор улы — икенче пилот
- Зәрифуллина Нурия Дәфиәт кызы — өлкән бортпроводник
- Гарифуллина Инга Рафаил кызы — бортпроводник
- Кабанова Ольга Станислав кызы — бортпроводник
- Хәйдәров Дамир Фәрдәт улы — бортпроводник
Пассажирлар
үзгәртү
|
|
|
|
|
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://www.business-gazeta.ru/article/91702/
- ↑ Список погибших (данные МЧС), archived from the original on 2013-11-19, retrieved 2013-11-17
- ↑ Список погибших (данные авиакомпании), archived from the original on 2013-12-02, retrieved 2013-12-02
Сылтамалар
үзгәртү- Боинг-737-500 VQ-BBN 2015 елның 13 октябрь көнендә архивланган. // Дәүләтара авиация комитеты сәхифәсе, 19.11.2013 (Urısça)
- "Внимание!" () Авиакомпания «Татарстан». 17.11.2013. (Urısça)
- Казанда очкыч казасында 50 кеше һәлак булды