Казанда Бельгиянең атлы тимер юллар аноним җәмгыяте

Казанда Бельгиянең атлы тимер юллар аноним җәмгыяте1892 елда Казан шәһәрендә атлы тимер юл («конка») хәрәкәтен оештыру эшкуарлары оештырган ширкәт. 1899 елдан электр ярдәмендә хәрәкәткә китерелә торган вагоннар барлыкка килә (трамвай). 19 гасыр азагында Казан урамнарында 5 конка (трамвай) юлы эшли. 1909 елда юлларның гомуми озынлыгы 26 кмга җитә. 1918 елда милкен Совет хакимияте үзләштерә.