Казакъстан хатын-кызлары (журнал)

«Казакъстан әйелдере» (каз. Қазақстан әйелдері) — казакъ телендә хатын-кызлар өчен нәшер ителүче иҗтимагый-сәяси, әдәби журнал. «Қазақ әйел» һәм «Теңдік» газеталары нигезендә төзелгән (1925). 1926 елның гыйнварыннан ул «Әйел теңдігі» исеме астында бастырыла. 1935—1941 һәм 1950—1954 елларда — «Сталин жолы» дип атала, 1955 елның гыйнварыннан хәзерге исемен йөртә. Төп темалар: яшь буынны тәрбияләү, гаилә һәм өй мәсьәләләре. Тиражы 40 мең данә (2003). «Хөрмәт билгесе» ордены белән бүләкләнгән (1976). Астана шәһәрендә нәшер ителә.

Казакъстан хатын-кызлары
"Казакъстан әйелдери
Tөр

хатын-кызлар журналы

Формат

60х90 1/8


Баш мөхәрир

Джаганова Алтынчәч Кайржановна

Нигезләнгән

1925

Төп офис

Астана шәһәре, "Сарыака" районы, Желтоксан ур., 15 йорт

Тарихы үзгәртү

«Теңдік» (тигезлек) — Кызылорда шәһәренең өлкә партия комитетына караган хатын-кызлар бүлеге газетасы. Беренче саны 1925 елның 5 май аенда Оренбург шәһәрендә басыла. Шул елның май-июнь айларында басманың 7 саны чыга. 1926 елның гыйнварыннан «Әйел теңдігі» атамасы белән хатын-кызлар тигезлеге турындагы айлык иҗтимагый-сәяси журнал буларак бастырыла башлый. Мөхәррире Сара Есова була. Журналны чыгаруда Ш. Ш. Кожахметов, Р. Сугиров, Сабит Муканович Муканов кертеме зур була. Кайбер саннарны, мәсәлән, 1925 елның №3 санын, мөхәррир буларак, Беймбет Майлин имзалаган.

Алга таба журналны Нуржамал Модалиева (1932—1934), Н. Арыкова (1934—1935) җитәкли. Журналның максаты — Казакъстан автономияле республикасының Үзәк сайлау комиссиясенең 1920 елда кабул ителгән декретын халыкка җиткерү була. Әлеге декрет күп хатын алуны, тол калган хатынны ирнең бертуганына кияүгә бирүне (әмеңгерлік) тыюны һәм хатын-кызларның иҗтимагый тормышта катнашуын алга сөрә.

Журналда «Партия тормышы», «Әдәбият», «Әдәби тәнкыйть», «Хокук», «Сәнгать», «Мәгърифәт», «Сорау-җавап» һәм башка бүлекләр урын ала.

Бүгенге көндә басманы язучы-драматург, Джаганова Алтынчәч Кайржан кызы җитәкли.

Баш мөхәррирләр үзгәртү

  • Есова, Сара Сатпаевна 1925-1932
  • Саналиева Нурҗамал Сейсенгалиевна 1932-1934
  • Арыкова, Нәгыймә Идрисовна 1934-1937
  • Мәриям Бектембекова 1937—1949
  • Сейтказиева Хасибә Габбасовна 1949-1951
  • Атина Жакетова 1951—1980
  • Мария Сапашевна Каракунакова 1980—1988
  • Джаганова, Алтынчәч Кайржановна 1988 елдан[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Казахстан айелдери // Казахстан. Национальная энциклопедия. — Алматы: Қазақ энциклопедиясы, 2005. — Т. III. — ISBN 9965-9746-4-0. (CC BY-SA 3.0)

Сылтамалар үзгәртү

Әлеге мәкаләне язганда Creative Commons BY-SA 3.0 Unported лицензиясе белән «Қазақ энциклопедиясы» редакциясе тарафыннан бирелгән «Казакъстан. Милли энциклопедия» (1998—2007) басмасыннан материаллар кулланылды.