Казаковлар йорты (Казан)

Казаковлар йорты (рәсми рәвештә: мактаулы нәсел гражданины, беренче гильдия сәүдәгәре, төп хәйрияче Мөхәммәдҗан Назир улы Казаков 1853-1880 елларда яшәгән йорт) Казанда тарихи бина, Иске Татар Слободасында, Каюм Насыри урамында урнашкан 3 нче бина. XIX гасыр уртасында төзелгән. Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.

Казаковлар йорты
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Казан
Мирас статусы Төбәк әһәмиятендәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта

Тарих үзгәртү

Йорт Кытайдан чәй белән сәүдә итүгә баеп, сәүдәгәрләр династиясенә нигез салган Мөхәммәдҗан Назир улы Казаков тарафыннан төзелгән. Бина архитектор П.В.Тихомиров проекты буенча 1853 елда төзелгән. 1903 елда мирасчы, Мөхәммәт-Шакир Казаков К. С. Олешкевич проекты буенча йорт төзи, шулай ук хезмәтчеләр өчен флигель (бүгенге көнгә кадәр сакланган), ат абзары, складлар төзи. 2013 елда, Р. Р. Раимов проекты буенча йорт торгызылган[1].

Архитектура үзгәртү

Йорт классик юнәлештәге эклектика стиленә карый. Бина турыпочмаклы формага ия һәм дүрт кырлы түбә белән очланган. Урамга караган фасад бертөрле бизәлгән: 8 күчәрле тәрәзә тишекләре аралар белән чиратлаштырыла, анда беренче катта фигуралы филенкалар, икенче катта пилястралар урнашкан. Башта бина фасад буенча 6 тәрәзәгә ия булган, фасад структураланган. Катлар профильле таяк белән аерылган. Почмакларда йорт зур күләмле декор белән бизәлгән. Барлык тәрәзәләрнең яңаклары "бриллиант" поясы белән әйләндереп алынган. Ике катның тәрәзәләре өстендә туры сандриклар бар, ә аскы кат тәрәзәләре өстендә алар тәрәзә ачкычларына караганда киңрәк. Тәрәзәләр өстендә фигуралы такталар да бар .

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Дом, где в 1853-1880 гг. жил почетный потомственный гражданин, купец первой гильдии, крупный благотворитель Казаков Мухаметзян Назирович. Объекты культурного наследия Республики Татарстан: Казань. Иллюстрированный каталог.гл. ред. Тарунов А. М.— М.: НИИЦентр, 2018.— С.634.— 984 с.— ISBN 978-5-902156-43-7</nowiki>.

Сылтамалар үзгәртү

  • Дом, где в 1853-1880 гг. жил почетный потомственный гражданин, купец первой гильдии, крупный благотворитель Казаков Мухаметзян Назирович (неопр.). Центр культурного наследия Татарстана. Дата обращения: 19 июня 2020.