Кабак капкасы - Казан шәһәренең бер капкасы (1552 ел). Русча чыганакларда - Кабакские ворота. Чыганакларга караганда, аның манарасы да булган ("Кабацкая яки Кайбатская башня"). Кабак сүзе - борынгы сөйләмдә шәһәр капкасын белдергән һәм хәзерге мишәр диалектында ул "капка" мәгънәсенә ия. Кабак - капка сүзе мәкальгә дә кергән ""Кунак килә - кабак ач").

Элек шәһәр капкасын саклаучы "кабакчы" дип аталган. Кабакчы шәһәргә килгән кешеләрнең кем булуын тикшергән.

Чыганак: А.Тимергалин “Миллият сүзлеге: аңлатмалы сүзлек”, 2том.