Йөрәк зәгыйфьлеге

Йөрәк зәгыйфьлеге (порок сердца) дип, йөрәк төзелешендә барлыкка килгән, аның функциясен боза һәм озак саклана торган патологик үзгәрешләрне әйтәләр. Йөрәк зәгыйфьлегенең тумыштан һәм яшәү барышында барлыкка килгән төрләре очрый, соңгылары табиблар тәҗрибәсендә күбрәк күзәтелә.

Йөрәк зәгыйфьлеге

Эндокардит авыруы вакытында клапан аппаратының зарарлануы чирнең барлыкка килүендә төп роль уйный; сирәгрәк очракларда бу авыруга сеп­ сис, атеросклероз, сифилис, төрле җәрәхәтләр һәм башка сәбәпләр китерә.

Әгәр ялкынсыну нәтиҗәсендә клапанда тоташтыргыч тукыма барлыкка килсә, клапан капкачлары деформация нәтиҗәсендә тулысынча ябыла алмыйлар һәм бу җиткелексезлеккә китерә. Клапан капкачлары бер-берсенә ябышса, бу клапан тишеменең тараюына, канның тулысынча клапан аша уза алмавына китерә һәм бу халәт стеноз (көпшәсыман әгъзаларның тулысынча яисә тышкы тишеме тараю) дип атала.

Митраль җиткелексезлек ул—митраль клапан сул карынчыкның кыскаруы (систоласы) вакытында сул йөрәгалды-карынчык (атриовентрикуляр) җиткелексезлеге тишемен тулысынча ябып бетерми һәм кан йөрәк карынчыгыннан йөрәгалдына кире агып чыга.

Митраль җиткелексезлек органик һәм функциональ рәвештә булырга мөмкин. Органик җиткелексезлек клапаннарга чит җисемнәр тәэсире аркасында барлыкка килә.

Функциональ җиткелексезлек булганда зур үзгәреш булмый, тик кла­ панның капкачлары тишемне тулысынча каплап бетерми. Бу халәтнең сәбәпләре булып миокардит авыруы, миокардның дистрофик зарарлануы, кардиосклероз авырулары тора.

Йөрәгалды-карынчык тишеменең тараюы бик озак дәвам иткән ревматик эндокардит авыруыннан соң барлыкка килә. Йөрәк-кан тамырларында кан хәрәкәте (гемодинамика) митраль тишем 4-6 см2 дан 1,5 см2 га кадәр кимегәндә күзәтелә.

Аорта клапаны җиткелексезлеге вакытында йөрәкнең диастоласы (йөрәк мускулларының йомшару фазасы) булганда ярымайсыман капкачлар бөтенләй аорта тишемен ябып бетермәгәнлектән, кан аортадан сул карын­ чыкка кире агып төшә. Бик еш аорта җиткелексезлеге аортаның ревматик эндокардиты, сирәгрәк септик эндокардит, сифилис, атеросклероз белән зарарлану аркасында барлыкка килә.

Аорта тамагы стенозы (аорта тишеменең тараюы) сул карынчык кыс­ карганнан соң канның аортага чыгуы тоткарлануына китерә. Аорта тамагы стенозының төп сәбәбе булып ревматик эндокардит, септик эндокардит, атеросклероз тора. Бу зәгыйфьлек аорта тамагы капкачларының бер- берсенә ябышуыннан йә аорта тишеменең җөйле тараюыннан гыйбарәт.

Өч капкачлы клапан җиткелексезлеге органик һәм чагыштырмача рәвештә була. Органик җиткелексезлек бик аз очрый һәм гадәттә башка төрле зәгыйфьлекләр белән бергә бара, аның сәбәпләре булып ревматик эндокардит йә сепсис авыруы тора, шулай ук җәрәхәт нәтиҗәсендә булырга мөмкин.

Чагыштырмача җиткелексезлек ешрак очрый. Ул уң як карынчык киңәйгәндә һәм йөрәгалды-карынчык тишеме сузылганда барлыкка килә.

Еш кына йөрәкнең митраль зәгыйфьлеге вакытында күзәтелә, чөнки бу вакытта кан әйләнешенең кече боҗрасында басым үсә һәм уң карынчыкка зур киеренкелек белән эшләргә туры килә, нәтиҗәдә ул киңәя.

Йөрәкнең катнаш (комбинированный) һәм берничә клапаннары зәгыйфь­ леге. Яшәү дәверендә барлыкка килгән ревматизм зәгыйфьлекләре берьюлы йөрәкнең берничә клапанын зарарлый һәм бер үк вакытта клапаннарның җиткелексезлеге һәм тишеме тараюы күзәтелә. Тәҗрибәдә бер үк вакытта берничә митраль, аорта, өч капкачлы клапаннарның зарарлануы билгеле.

Йөрәк зәгыйфьлегенең торышы һәм аны алдан әйтү күп факторларга бәйле булып тора. Клапаннар аппаратында зур үзгәрешләр барлыкка килмәсә, авыру озак вакыт эштә калырга мөмкин. Кагыйдә буларак, йөрәкнең аорта зәгыйфьлеге озак вакытка элекке хәленә кайтарыла, тик аның бозылып китүе авыруны бик тиз үлемгә китерә. Алдан әйтү буенча сул йөрәгалды- карынчык тишеме тараю авыр бара һәм һәрбер инфекция, агулану, физик, нерв киеренкелеге, хатын-кызларның авырга узуы һәм бала тудыруы авыруны йөрәк җиткелексезлегенә китерергә мөмкин.

Консерватив дәвалау йөрәк җиткелексезлеген дәвалагандагы кебек алып барыла. Моннан башка хәзерге вакытта хирургик операцияләр ясап авы­ руларны бу афәттән коткарып калалар.

Профилактикасы — беренче чиратта сепсис, ревматизм, сифилис кебек авырулардан саклану. Шулай ук йогышлы авыру чыганакларын вакытында дәвалау, организмны чыныктыру, физкультура белән шөгыльләнү файдалы.

Искәрмәләр үзгәртү