Йәнәй/Җәнәй (рус. Еней) – төрки-татар нәселе.

Тарих үзгәртү

Нәселгә нигез салучы булып, XVII гасыр башында Ай елгасы буеннан Чулман һәм Агыйдел буйларына күчеп утырган, Җәнәй бабай санала. Соңрак монда Җәнәй волосте оеша[1].

Безнең ил һәм Венгрия филологлары борынгы венгр этнонимы jeno белән татар нәселе Җәнәйнең бәйләнешен берничә тапкыр дәлилләргә тырышып карадылар. Әмма аларның бәйләнешләре турында бернинди тарихи дәлил дә юк, моннан тыш, алар арасында бик зур хронологик һәм географик аерма бар. Язма чыганакларда Jeno кабиләсе Җәнәй нәселенә караганда 3000 чакрым көнбатыштарак һәм 1000 ел диярлек иртәрәк теркәлә. Шуңа күрә, җәнәй исеменең XVII гасырда Урал буе һәм Урал арты төрки халыклары арасында киң таралган Җангали, Җангилде, Җантуган һ.б. төрки-татар исемнәреннән килеп чыгуы күпкә ышанычлырак булып тора[2]. Бу әлеге нәсел турындагы 1909 елда “Шура” журналында басылган иң беренче мәгълүмат белән тулысынча тәңгәл килә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Еней-бабай // Шура, 1909. № 1. С. 21.
  2. Әхмәтҗанов М.И. Нугай Урдасы: татар халкыныңтарихимирасы. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009. С. 24.