Баязитов Йосыф Нәҗметдин улы — сугыш һәм хезмәт (мәгариф) ветераны.

Биографиясе үзгәртү

1898 елның 21 гыйнварында Арча районының Каратай авылында туган. Аның әтисе шушы авылда мулла була һәм башлангыч белемне дә ул әтисеннән ала. Аннан соң  данлыклы Кышкар мәдрәсәсен тәмамлый, Малмыжга барып рус-татар мәктәбендә белем ала. Малмыж өязе мәгариф бүлегендә вак милләтләр бүлеге инструкторы булып эшли. 1921-1924 елларда Мәмсә волостенда балалар йорты директоры була.

Түнтәрдә Икенче баскыч мәктәбен оештыручы үзгәртү

1924 елда Арчада һәм Түнтәр авылында Арча кантонында беренчеләрдән булып Икенче баскыч (9 еллык) мәктәп ачарга карар кылына. Балтач төбәгендә мондый мәктәп ачу өчен сайлап алу гаҗәп түгел. Биредә революциягә кадәр данлыклы мәдрәсә булу , Түнтәр авылының бу төбәктә мәдәни үзәк булуы искә алынган. Бу чорларда Икенче баскыч мәктәпне тәмамлаучылар Казан университетының рабфагына кабул ителгәннәр һәм алга таба Университет студентлары булганнар. Й.Баязитов яңа ачылган Түнтәр мәктәбенең директоры итеп билгелиләр—ул мәктәпнең оештыручысы, директоры вазыйфасын башкара. Укытучылар коллективы туплый. 5 сыйныфка Балтач төбәгендәге төрле авыллардан сәләтле балалар кабул ителә. Й.Баязитов физика-математика фәннәрен укыта, биредә 1927 елга кадәр эшли. Музыкага, рәсемгә сәләтле була, балаларны да шуның белән мавыктыра. 1932-1935 елларда Карадуган мәктәбендә, 1935-1942 елларда Балтач урта мәктәбендә директор урынбасары була.

1942 елда Й.Баязитов Кызыл Армия сафларына алына һәм сугышның ахырына кадәр фронтта була, орден йәм медальләр тагып кайта. Сугыштан соң да ул укытучы хезмәтен дәвам итә—соңгы чорда үзенең туган районы Арчада эшли.

Үзенең тырыш педагогик хезмәтләре өчен 1949 елда «Почет билгесе», 1954 елда—Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Гомеренең соңгы елларында Й.Н.Баязитов Казан шәһәрендә яшәде һәм 1971 елда шунда вафат булды.

Чыганаклар: үзгәртү

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.