Йорт хуҗалыгы (ингл. household) — җәмгыятьнең аерым күзәнәге, аның кысаларында җәмәгать продукциясен җитештерү, аны куллану, шулай ук эш көчен, ягъни кеше үзен үрчетү бара.[2]

Йорт хуҗалыгы
Сурәт
Һәштәге household[1]
Моңа өлешчә туры килә гаилә
 Йорт хуҗалыгы Викиҗыентыкта

Йорт хуҗалыгының иң гади төре — әти-әниләрдән һәм балалардан торучы, бер фатир яки йортта яшәүче һәм уртак хуҗалык алып баручы гаилә. Мондый гаиләнең өлкән әгъзалары хезмәт кебек җитештерү факторына ия булалар, алар, билгеле бер түләү хакына, үз хезмәтләрен фирмаларга файдалану мөмкинлеге бирәләр һәм шуның өчен хезмәт хакы рәвешендә керем алалар. Шуннан соң бу керемне ничек итеп тотарга — азык-төлек, кием-салым алыргамы, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләргәме, җәйге ял өчен кулланыргамы икәнлеген хәл итәләр.

Әмма йорт хуҗалыгы әгъзаларының милегендә хезмәттән тыш (әгәр дә алар коммерция оешмалары, ягъни фирмалар милектәше булсалар) башка җитештерү факторлары да, мәсәлән фабрикалар, җир кишәрлекләре һ. б. булырга мөмкин.

Бу җитештерү факторларын файдаланудан да йорт хуҗалыгы керем алырга мөмкин. Һәм, ниһаять, илнең барлык йорт хуҗалыклары илдәге табигать байлыкларының һәм алар исеменнән хөкүмәт идарә иткән башка милекнең милектәше (совладелец) булып торалар. Шуңа күрә дә, ахыр чиктә, ил хуҗалык эшчәнлегендә кулланган бар нәрсә һәм әлеге эшчәнлек нәтиҗәсендә барлыкка китерелгән һәрнәрсә йорт хуҗалыкларына, ягъни ил гражданнарына карый, аларның хужэлык эшчәнлегендәге гамәлләре илдәге барлык хәл-вакыйгаларны һәм аның ничек үсешен билгели.

Шулай итеп, икътисад фәне кешеләрнең теге яки бу хуҗалык ситуацияләрендә үз-үзләрен ничек тота алу мөмкинлекләрен һәм нәтиҗәдә ни килеп чыгачагын өйрәнә. Мондый өйрәнүләрнең нәтиҗәләре кешеләргә, фирма һәм дәүләтләргә икътисад өлкәсендәге фикерләрнең нәрсәгә китерәчәген алдан күрергә һәм акыллырак, нигезлерәк карарга килергә ярдәм итә.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. #household Hashtag Videos on TikTok
  2. Haviland, W. A. (2003). Anthropology. Belmont, CA: Wadsworth.