Йола җырлары - татар фольклорының музыкаль-поэтик жанры. Нәүрүз, Нардуган, Сөмбелә, Сабан туе бәйрәмнәрендә әйтелә торган җырлар, иген үстерү, яңгыр теләү җырлары, шулай ук гаилә-көнкүреш йолаларына бәйле җырлар ("Яучы такмаклары", "Таң кучат" һ.б.) шушы жанрга карый.