Йогышлы кристаллик кератит

Йогышлы кристаллик кератит — аеруча үтәли кератопластикадан соң гадәттә урынлы стероидларны дәвамлы куллану өчен бәйле сирәк сүлпән баручы инфекция. Иң еш аерылган микроорганизм Str. viridans санала,әмма башка бактерияләрне һәм шулай ук гөмбәләрне табалар. Үсеш ысулы: түбән вирулентлы организмнарның, ялкынсыну җавабы тоткарланган урында, строма җепләре буйлап аз эшлекле пролиферация. Бактерияләр саклагыч биопленка (бактериаль экстрацеллюляр матрикс) чигендә үсәргә сәләтле, бу ялкынсынуның түбән активлыгын һәм терапиягә чагыштырмача резистентлыгын аңлата.

Ачыклау үзгәртү

1. Билгеләре

• Строманың алгы яки урта катлауларында әкренләп көчәюче соргылт төстәге агачсыман томанланулар (рәс. 9.31а, б).

• Минималь ялкынсыну билгеләре һәм гадәттә сәламәт эпителий.

2. Үрчетүне бүлеп чыгару яки биопсия микроорганизмны билгеләргә мөмкинлек бирә.

Дәвалау үзгәртү

Дәвалауда берничә атна дәвамында антибиотиклар кулланалар. Тәңгәл антибиотиклар кулланусыз урынлы стероидларны туктату, хәтта үлекле компонентлы актив ялкынсынуның тиз үсешенә китерә ала.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.