Ишәк сатыш — татар балалар уены. Бүлмәдә уйнала торган шаян уеннарның берсе.

Ишәк сатыш
Уенчылар саны
4
Уйнау урыны
бүлмә
Физик активлык
түбән

Уйнау тәртибе үзгәртү

Балалар сатучыны һәм сатып алучыны билгеләп куялар. Сатучы ике баланы икесен ике якка каратып тезләндерә дә өсләреннән одеял белән каплап «ишәк» ясый һәм: «Ишәк сатам, ишәк сатам!» — дип кычкырып йөри. Сатып алучы килә:
— Күпме тора?
— Йөз сум.

Ишәкне карый. «Яхшы ишәк икән», — дип мактап, сатучыга акча бирә.

Шуннан соң: «Яле, атланып кайтыйм әле», — дип ишәккә атлана. Одеял астындагы ике бала, икесе ике якка тайпыла да, сатып алучы идәнгә егылып төшә. Уен шуның белән тәмам була.

Чыганаклар үзгәртү

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.