Ишмөхәммәт хәзрәт (Ишми ишан)

Балачагы

үзгәртү
 
Ишмөхәммәт хәзрәт тарафыннан патшага язган хатның беренче бите (гарәп шрифтында һәм рус теленә күчерелгән текст)
 
Ишмөхәммәт хәзрәт кулланган китапларның кайберләре

Ишмөхәммәт балачактан Түнтәргә килеп мәдрәсәдә Мөхәммәтгали ишаннан дәрес алган. Үзен булдыклы итеп күрсәткән. Мәдрәсәне тәмамлагач, Бохарага барып дини югары белем алган. Түнтәргә кайтып, мәдрәсәдә мөгаллим-хәлфә булып хезмәт иткән Арча төбәгендәге Курса авылы мулласының Ситдика исемле кызына өйләнгән. 1876 елда, мәдрәсә мөдәррисе Шәмсетдин хәзрәт хаҗ сәфәрендә вафат булгач, Түнтәр мәдрәсәсенең мөдәррисе һәм Түнтәр авылының имам-хатыйбы булып сайланган һәм бу вазыйфаны 1919 елга кадәр башкарган

 
Борнак зиратында Ишмөхәммәт хәзрәтнең кабер ташы
 
Борнак зиратында Ишмөхәммәт хәзрәт истәлегенә 2019 елда эшләнгән мемориал-комплекс.

Ишмөхәммәт хәзрәтне авылда “Дәмулла хәзрәт” дип йөрткәннәр. Авылда, тирә-юньдә һәм гомумән татар дөньясында аның абруе зур булган. Ул шактый гына дини китаплар иҗат иткән. Китапларын гарәп шрифтында гына түгел, ә гарәп телендә иҗат иткән. 2000 елларда Вәлиулла хәзрәт Якупов аның унга якын хезмәтен рус һәм татар телләренә тәрҗемә иттереп, брошюралар итеп “Иман” нәшриятында бастырып халыкка таратты. XIX гасыр ахырында татар дини тормышында җәдитчелек тарала башлый.

Дини эшчәнлеге, карашлары

үзгәртү

Җәдитчеләр дини тормышта һәм мәдрәсәләрдә яңалыклар кертәләр. Ишмөхәммәт хәзрәт җәдитчеләрнең европалаша башлавына теш-тырнагы белән каршы була. Ул динебезнең борынгы традицион тамырлары какшый дип саный. Татар дини дөньясы җәдитчеләргә һәм кадимчеләргә бүленә. Урыс жандармериясе татарның болай икегә бүленүен хуп күрә. Җәдитчелектә революционерлар барлыкка килә дип курка. Җәдитчеләрне, алдынгы карашлы муллаларны эзәрлекләү өчен Ишмөхәммәт хәзрәтне оста куллана. Хәзрәткә “Ишми ишан” кушаматы тагыла. Ишмөхәммәт хәзрәт Ш.Мәрҗани һәм Р.Фәхретдин кебек алдынгы карашлы дин галимнәре белән дә зур каршылыкка керә, җәдидчеләр өстеннән бик күп донослар яза. Аның доносы аркасында Иж-Буби мәдрәсәсе ябыла. Аны таркатканда да Ишмөхәммәт тикшерү комиссиясенә кертелә, судта катнаша, әмма чыгыш ясамый. 1919 елда Колчак армиясе Вятка елгасына килеп җиткәч, большевиклар Ишмөхәммәт хәзрәтне һәм алдынгы карашлы дин әһелләренҗыйнап, судсыз-нисез аталар. Колчак бу якка чыкса, дин эшлеклеләре халыкны большевикларга каршы котыртыр дип куркалар. Совет чорында динне каралтып күрсәтү өчен матбугатта Ишмөхәммәт хәзрәткә “кара буяу сылап” кына күрсәттеләр. Аны алдынгы карашлы муллалар өстеннән патша охранкасына донос биреп торган дип сөйләделәр. Әмма архивта донос хатлары тадылмады. Патша хәзрәтләре исеменә язылган 3 битле хат кына табылды. Анда ул патшадан мөселман мәдрәсәләре эшенә дәүләтнең тыгылмавын, урыс теле укытуны кертмәвен, мәдрәсәләргә дәүләт тарафыннан материаль ярдәм кирәк түгеллегенә басым ясаган.

2019 елда Ишмөхәммәт хәзрәт җирләнгән Борнак авылы зиратында кабер ташы куелды һәм мемориал-комплекс эшләнде.

Гаиләсе һәм балалары

үзгәртү

Ишмөхәммәт Динмөхәммәдевнең балалары: олы кызы Фатыйма Мирхәйдәр Фәйзинең абыйсы Сәергәрәйгә тормышка чыга. Сәетгәрәй хәзрәт Шода авылында имам-хатыйб булып хезмәт итә. Хәзрәтнең өч улы большевиклар ягына чыга. Алар аталарыннан ваз кичәләр. Габделхәй танылган мәгърифәтче, укытучы, язучы буларак таныла. Нурлыгаян кызыл комиссар булып хезмәт итә. Нургаян да укытучы була. Дүртенче улы Мөхәммәтнәкыйп Бохарада югары дини белем ала, Төркиядә белемен күтәрә һәм 1926 елда мөфти Р.Фәхретдин кулыннан таныклык алып, Түнтәргә имам-хатыйб булып урнаша. Әмма 1930 елда “мулла” тамгасы белән кулга алына һәм төрмәгә ябыла. Хәзрәтнең кече кызы Латыйфа Пермь мулласы Кәраматуллага кияүгә чыга. Алар да 1930 елда төрмәгә ябылалар. Ике уллары Тәлгать белән Җәүдәт детдомда үсә. Җәүдәт музыкант буларак, ленинград блокасында Д.Шостаковичның Җиденче симфониясен башкарганда барабанчы булып катнаша. Сугыштан соң Казанга кайта музыкант буларак абруй казана. Җәүдәт Айдаров һәм аның хатыны Зәйнәп Хәйруллина татар дөньясында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре буларак билгеле.

Чыганаклар:

үзгәртү

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021

Ф.Нәкыйпов Тарих һәм чынбарлык, 2005