Ишкәкле кандалалар
Ишкәкле́ кандалала́р (Corixidae) - су кандалалары семьялыгы. Фауна дөньясында 800 гә якын төре билгеле, Татарстан территориясендә Sigara, Corixa һәм Microneota ыругыннан өч төре бар.
Ишкәкле кандалалар | |
Халыкара фәнни исем | Corixidae Лич, Уильям Элфорд, 1815[1] |
---|---|
Таксономик ранг | гаилә[1] |
Югарырак таксон | Corixoidea[d] |
Таксонның халык атамасы | Water boatman, Búvárpoloskák, ミズムシ科, Wioślakowate һәм buksvømmere |
Ишкәкле кандалалар Викиҗыентыкта |
Гәүдәсенең озынлыгы 1,5-16 (еш кына 5-7) мм. Сулыкларда яши. Яхшы йөзәләр һәм очалар, төнлә беләнеш кына утка очып киләләр. Үсемлек һәм хайван азыгы белән тукланалар, озынборын личинкаларын юк итәләр. Үсемлек белән тукланучы төрләрнең кечкенә көрәк рәвешендәге алгы аяклары су асты суүсемнәрен кыру өчен җайлашкан.
Чыганаклар
үзгәртү- ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты
- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- ↑ 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2006.