Бөтендөнья Сәламәтлек Саклау оешмасының мәгълүматларына кара­ ганда дөньяда 500 млн нан артык кеше ишетү сәләте бозылу белән интегә.

Ишетү начарлану
Сурәт
Саклык белгечлеге оториноларингология[d]
Генетик бәйләнеш GJB2[d][1]
Пиктограмма
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/hearing_loss[2]
ICD-9-CM 389.8[3], 389.9[3] һәм 389[3]
ICPC 2 идентификаторы H86
NCI Thesaurus идентификаторы C27644 һәм C35731[3]
Моның каршысы слышащий[d]
 Ишетү начарлану Викиҗыентыкта

Кешегә 80 децибелдан (тавыш егәрлеген үлчәү берәмлеге) куәтлерәк тавыш зыян китерә. Нормаль сөйләшү тоны 40-45 децибел тәшкил итә.

Шуны да искәртик: авылда яшәүче кешеләр шәһәр халкына караганда ишетү сәләте начарлану белән азрак интегәләр.

Без ничек ишетү сәләтен югалтабыз соң? Беренче төркем сәбәпләргә түбәндәгеләр керә. * Ишетү сәләте тышкы ишетү юлы яралану, шешү, колакка сугу, чит җисем керү, күкерт тыгылу нәтиҗәсендә начарланырга мөмкин. Сугу-бәрү нәтиҗәсендә барабан пәрдәсе механик зарарлану, колак чистартканда аны очлы әйбер белән төртеп тишү, тирән су астына төшкәндә, урта колакның эренле ялкынсыну процессы булганда ишетү начарланып китә. *Урта колак куышлыгының лайлалы тышчасы үзгәрү, ялкынсыну процессы булу, (мәсәлән, отит авыруы) колакны катылатырга мөмкин. *Борын аша сулыш алу бозылу, мәсәлән, көчле томау төшү, борын бүл- гесе кәкерәю, шеш процессы барлыкка килү ишетү көпшәсенә тәэсир итә. *Бормачада (улитка) тою нервларының зарарлануы, төксеман күзә- j нәкләрнең үлүе, тирәлек үзгәрү һәм башкалар.

Ишетү сәләте начарлануга тышкы сәбәпләр дә китерә.

*Плеердан музыка тыңлау. Җәмәгать транспортында йөргәндә плеер тыңлап йөрү ишетү сәләтенә бик зур зыян китерә. Беренчедән, плеерның тавыш диапазоны кеше колагына ярамаска мөмкин. Икенчедән, без транспорт тавышын басып, плеерның тавышын тагын да көчәйтәбез. *Дискотека — монда тавыш эффектына вибрация дә өстәлә. Бию мәйданчыгына еш йөрүчеләргә неврологик зарарлану һәм ритмлы токсикоз алу куркынычы да яный. *Метро — метро поездына утырып көн саен эшкә баручылар 85 деци- белдан торган тавышка дучар була. Шундый ук йөкләнешне вертолет авиациясендә эшләүче очучылар ала. *Машина трассалары — зур машина магистральләре янында яшәүчеләр 90 децибелга кадәр куәтле тавыш тәэсиренә дучар булалар. Кайвакыт зур трассаларга тавыш баса торган киртә куела, тик алар бик аз һәм миллионлаган кеше даими рәвештә куркыныч тавыш астында яши. *Көчле тавышлы концертлар — рок музыка түбән ешлыкта башкарыла һәм колак аппараты өчен файдага бармый, ә менә концерт залында классик музыка тыңлау сәламәтлеккә зыян китерми генә түгел, организм өчен файдасы да бар.

Халык телендә «колакка каты булу» дип аталган авыру дүрт дәрәҗәгә бүленә.

Беренче дәрәҗәгә 20-40 децибел диапазонындагы ишетелеш чиге керә.

Мондый кешеләргә гадәти сөйләшү 5 метрдан, ә пышылдау 4 метрдан ишетелә.

Икенче дәрәҗә — уртача бозылу, тавыш 40-45 децибел диапазонында аңлашыла. Сөйләшү 3 метрдан, пышылдау колак яныннан гына ишетелә.

Өченче дәрәҗә—авыр бозылу, ишетелү 55-75 децибел тирәсендә, сөйләшү 3 метрдан ишетелә, пышылдап әйтүне аерып булмый.

Дүртенче дәрәҗә — авыр бозылу, ишетелү 75—100 децибелдан. Колак янында көчле итеп кычкыру гына ишетелә.

Ничек сакланып була?

Әгәр тавышлы зур трасса янында яшәсәгез, тавышны баса торган мах­ сус тәрәзәләр куйдырырга кирәк. Эштә тавыш тәэсиренә дучар булсагыз, колакка махсус колак каплавычы алыгыз, ул зыянлы ешлыкның юга­ рысыннан да, түбәненнән дә сакланырга ярдәм итәр.

Көчле тавышлы нәрсәләр белән мавыкмагыз. Плеердан баш тартыгыз, музыканы гадәти динамиклардан тыңларга кирәк. Сәламәт тормыш рәвеше белән яшәргә киңәш ителә. Барлык үзәк нерв системасын җимерә торган нәр­ сәләр —никотин, алкоголь, наркотиклар—барысы да ишетү сәләтен киметә.

Колаклары каты булган кешеләргә ишетү аппаратлары ярдәм итә.

Аларны сурдологик үзәкләрдә сайларга ярдәм итәләр.

Искәрмәләр үзгәртү