Иуа Когония, Иуа Абас улы Когония (абх. Иуа Абас-иҧа Коҕониа; 1903 елның 28 октябре (10 ноябре), Кутол1928 елның 15 июне, Сухум) — абхаз совет шагыйре.

Иуа Когония

Туу датасы: 28 октябрь (10 ноябрь) 1903
Туу урыны: Кутол[d], Очамчира районы[d], Кутаиси губернасы
Үлем датасы: 15 июнь 1928(1928-06-15) (24 яшь)
Үлем урыны: Сухум, Социалистическая Советская Республика Грузия[d], Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы[d], СССР
Эшчәнлек төре: шагыйрь

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1903 елның 28 октябрендә (10 ноябрендә) Кутолда крестьян гаиләсендә туган.

1919 елда Сухум укытучылар семинариясенә, 1925 елда Мәскәү журналистика институтына укырга кергән.

1928 елның 15 июнендә Сухумида вафат булган.

Иҗаты үзгәртү

Үз шигырьләрен 1920 елда «Апсны» газетасында бастыра башлаган.

1925 елда аерым китап итеп киң популярлык алган берничә поэмасын бастырган: «Зосхан Ачба һәм Беслан Жанааның уллары» (1924), «Навей һәм Мзауч», «Хмыдж-аучы», «Абатаа Беслан».

1933 елда аерым томда басылган шигырьләр белән поэмалар шагыйрь үлгәннән соң басылган икенче басманы тәшкил иткән. Когония әсәрләренең иң тулы басмасы 1956 елда гына басылып чыккан. Шагыйрьнең күп кенә әсәрләре хрестоматиягә һәм абхаз әдәбияты буенча дәреслекләргә кертелгән[1].

Истәлек үзгәртү

  • Сухумда Когония бульвары.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Антология абхазской поэзии. М., 1958.

Сылтамалар үзгәртү

  • Когония Иуа Абасович // Кварнер — Конгур. — М. : Советская энциклопедия, 1973. — С. 368. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 12).