Ирина Павловна Заруцкая (19081990) — совет галиме һәм геоморфологы картограф,, география фәннәре кандидаты (1955), география фәннәре докторы (1967), профессор (1967).

Ирина Заруцкая
Туган 12 ноябрь 1908(1908-11-12)
Мәскәү, Россия империясе яки Россия империясе
Үлгән 2 февраль 1990(1990-02-02) (81 яшь)
Мәскәү, СССР яки СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре географ
Гыйльми дәрәҗә: география фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Ирина Павловна Заруцкая 1908 елның 12 ноябрендә Мәскәүдә билгеле архитектор П. А. Заруцкий гаиләсендә туган.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Мәскәү дәүләт университеты физика-математика факультетының туфрак-геология-география бүлегенә укырга керә. 1931 елда укуын «геоморфология» һөнәре буенча тәмамлый, Мәскәү һәм Белгород өлкәләрендә, Көньяк Уралда, Себердә, Ерак Көнчыгышта һәм башка төбәкләрдә кыр топографик эшләре үткәрә. 1932 елда Мәскәү-Идел каналы төзелеше өчен Мәскәү елгасы бассейнының топографик төшерүен эшли. 1934 елдан 1937 елга кадәр Заруцкая Баш геодезия идарәлегенең картография тресы гыйльми редакциясендә эшли, башка галимнәр белән 1:100 000 масштаблы топографик карта булдыру өстендә тора, моның өчен «Геодезия һәм картография алдынгысы» билгесе белән бүләкләнә [1].

Бөек Ватан сугышы елларында Ирина Павловна илнең 1:100 000 масштаблы картасын төзү белән шөгыльләнә. Сугыштан соң, 1945-1950 елларда Геодезиянең һәм картография баш идарәлеге Гыйльми-редакцион карта төзү өлешенең баш мөхәррире вазифасын башкара һәм СССРның 1:2 500 000 масштаблы гипсометроик картасы өстендә эшли, шуның өчен 2-нче дәрәҗә Сталин премиясенә лаек була (1951). 1951-1953 елларда И.П.Заруцкая Гыйльми-редакцион карта төзү өлешенең баш мөхәррире вазифасында югары мәктәп өчен карталар сериясен төзү өстендә эшли. Шулай ук 1951 елдан алып бер үк вакытта Мәскәү дәүләт университетының география факультетында укыта, 1953 елда Мәскәү дәүләт университетының геодезия һәм картография кафедрасына даими эшкә күчә, анда кырык елга якын эшли.[2] И. П. Заруцкая катнашлыгында Иркутск, Костанай һәм Төмән өлкәләре шулай ук Чирәм һәм Алтай крайларын комплекслы төбәк атласлары төзелә[3] Күренекле совет галиме-картографы К.А.Салищев белән хезмәттәшлек итә.

1955 елда «Методы составления рельефа на гипсометрических картах» темасына кандидатлык диссертациясе яклый[4], ә 1966 елда «Тематические карты природы» темасына докторлык диссертациясе яклый. Сигез фән кандидаты әзерләнгән. 300-дән артык гыйльми хезмәтен бастырган.[2] Профессор И. П. Заруцкая халыкара конференцияләрдә күп катнаша, халыкара картография ассоциациясе комиссиясендә эшли.

СССР Фәннәр академиясенең география институтында консультан булып эшли.

1990 елның 2 февралендә Мәскәүдә вафат була.

Казанышлары үзгәртү

  • «Мәскәүне обороналаган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактаулы эшчәнлеге өчен», «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре.
  • Сугыштан соңгы хезмәтләре өчен Сталин премиясенә лаек була, «Хөрмәт билгесе» ордены, ике «Хезмәт Кызыл Байрак» ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.[2]

Чыганаклар үзгәртү

  • Краснопольский А. В. Отечественные географы, 1993; И. П. Заруцкая // Библиографический справочник, 1993.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү