Интраокуляр линзалар

Интраокуляр линзалар
Сурәт
Алыштырган Күз ясмыгы
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/intraocular_lens_iol_implants[1]
 Интраокуляр линзалар Викиҗыентыкта

Урыны үзгәртү

ИОЛ - оптика (сындыруның үзәк кисәге) һәм гаптика өлешеннән тора, ул капсула капчыгы, керфексыман буразна яки алгы камера почмагы кебек күз төзелешләренә тиеп тора, шулай итеп оптика өлешенең оптималь һәм тотрыклы урнашуын (үзәкләвен) тәэмин итә. Хәзерге катаракта хирургиясе белән капсула капчыгын саклау ИОЛ'ны аның эчендә камил урнаштыруына мөмкинлек бирә. Әмма арткы капсула ертылу кебек өзлегүләр арткы камерада (гаптика өлеше керфексыман буразнада урнаша) яки алгы камерада (гаптика өлеше алгы камера почмагында урнаша) ИОЛ'ның башкача урнашу кирәклегенә китерә ала. Соңгылар алгы камералы (АлК) ИОЛ һәм беренчесеннән аермалы буларак арткы камералы (АрК) ИОЛ дип билгеләнә.

Үрнәкләр үзгәртү

1. Каты ИОЛ. Каты ИОЛ'ны кертү өчен кисем озынлыгы оптика өлеше диаметрыннан зуррак (якынча 5 мм). Алар тулысынча полиметилметакрилаттан (ПММА) ясалган һәм хәзерге вакытта күбесенчә үсүче илләрдә түбән бәясе өчен кулланыла.

2.     Йомшак ИОЛ'ны эскәк белән бөгеп яки инжекторга урнаштырып, кечерәк кисем аша кертеп була:

а) силиконлы ИОЛ, гаптика өлеше — тулы булмаган элмәк (3 өлештән тора) яки таба формасында (монолит), ПММА'тагы ИОЛ белән чагыштырганда арткы капсуланың минималь томанлануына (АКТ) китерә. Силиконлы ИОЛ'да акриллы ИОЛ белән чагыштырганда сирәгрәк җыерчыклану була;

б) акриллы ИОЛ 1 яки 3 өлештән тора һәм гидрофоб (< 1% судан тора) яки гидрофиль (18-35% судан тора) була ала. Оптика өлешенә очлы кырый белән юнәлгән гидрофоб акриллы ИОЛ АКТ үсешен тоткарлый. Гидрофоб материал гидрофиль белән чагыштырганда югарырак рефракцион индекска ия, шуңа гидрофоб ИОЛ юкарак;

в) гидрогельле ИОЛ гидрофиль акриллы ИОЛ белән охшаш, әмма судан күбрәк тора һәм АКТ үсешенә ешрак китерә.

3.     Мультифокаль ИОЛ төрле ераклыкка югары күрүне тәэмин итә, алар күбрәк тарала башлады. Аккомодацион ИОЛ дип аталганнары формасын үзгәртә һәм үзәк аралыкны үзгәртә, әмма тәҗрибәдә аккомодация амплитудасы зур түгел. Псевдоаккомодацион ИОЛ рефракция һәм дифракция өчен охшаш нәтиҗәгә ирешә.

4.     Башка төрләре. Хәзерге вакытта зәңгәр колачны кисүче сөзгече булган ИОЛ бар, алар челтәркатлауны билгеле озынлыктагы яктылык дулкыныннан яклау өчен ясалган. Асфералы оптика да бар, ул сфера аберацияләрен киметү өчен ясалган. Булган мөгезкатлау астигматизмын төзәтү максаты белән торик ИОЛ ясалган.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.