Инвертлы фолликуляр кератоз

Инвертлы фолликуляр кератоз (ялкынсынулы себореялы кератоз, ялкынсынулы нигез-күзәнәкле папиллома) — сирәк очрый торган ясалу, кагыйдә буларак биттә урнаша.

1. Гистология себореялы кератозны хәтерләтә, ләкин эпидермиста яссы күзәнәкләрнең (яссы күзәнәкле бүрәнкәләр) боҗрасыман өлкәләре бар, алар дермага тарала ала (рәс. 4. 8а).

2. Билгеләре. Кабак кырыенда папилломаны хәтерләткән пигментсыз ясалу, зурлыкта тиз арта ала (рәс. 4. 8б).

3. Дәвалау ясалуны радикаль кисеп алудан тора, чөнки тулысынча кисеп алмаганда бик еш рецидивлар була.

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.