Нигә кайбер кешеләр кышын берничә тапкыр салкын тидереп, грипп белән авырырга өлгерә, ә башкалары салкын тиеп авыруның ни икәнен еллар буе да белми йөри? Бу сорауга җавапны иммун система — организмның табигый саклаучысы үзендә саклый. Кешенең еш авыруы якисәламәт булуы иммун системаның куәтенә бәйләнгән. Саклау системасы алдында куелган бурыч—организмны хәвеф-хәтәрдән гарантияле рәвештә саклау, иммунитет (организмның йогышлы авыруларга һәм чит матдәләргә бирешмәүчәнлеге) белән тәэмин итү. Иммунитет безне инфекциядән генә түгел, чит матдәләрдән, аллергеннардан саклый, яман шеш күзәнәкләрен «үтерә». Ул тән күзәнәкләренең бердәмлеген күзәтә, организмга кергән генетик чит микроорганизмнарны (авыруга китерүче), күчереп утыртылган тукымаларны, шулай ук организм эчендә барлыкка килгән аномаль күзәнәкләрне дә юк итә. Иммун системадагы барлык органнарның һәм күзәнәкләрнең гомуми авырлыгы бер килограммнан да артык түгел, ә башкарган эшләре искитәрлек.

Иммун системасы
Кайда өйрәнелә Иммунология
Анатомик структурасының үсеше развитие иммунной системы[d]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/immune_system_2[1]
 Иммун системасы Викиҗыентыкта

Ал арны 4 дәрәҗәгә аерып карыйлар. Беренче дәрәҗәсе үзәк яки бе­ ренчел мөһим иммунитет органнары: бугаз бизе, сөяк мие, юан эчәкнең һәм суалчансыман үсентенең лимфалы тукымасыннан гыйбарәт. Аңкау миндальсыман бизен галимнәр күптән түгел генә мөһим бизләр исемлегенә керттеләр. Болары иммун системаның төп анатомик инстанциясе — «кадрлар хәзерләү урыны».

Икенче дәрәҗә перифирик һәм икенчел иммунитет органнарын: талакны, лимфа төеннәрен һәм аларның якын «туганнарын»—ашкайнату һәм сулыш ( трактының лимфатик фолликулаларын үз эченә ала.

Өченче дәрәҗә — организмның иммун патруле. Бу эш белән махсус өйрәтелгән «шымчылар» — лимфоцитлар шөгыльләнә. Алар специфик иммунитет—комплекслы реакцияләр, организмны конкрет антигеннардан саклау өчен җавап бирәләр. Дошманнарны махсус өйрәтелгән лимфоцитлар яки алар ясап чыгарган антитәнчекләр җимерә. Алар белән бергә тыйнак ярдәмчеләр — моноцитлар, лейкоцитлар хезмәт итә.

Дүртенче дәрәҗә — биологик саклау. Аның бурычы — организмга чакырылмаган кунакларны кертмәү, кергәннәрен «ишек» артына куып чыгару. Мондый специфик булмаган иммунитет барлык вирусларга, бактерияләргә, гөмбәчекләргә һәм сәламәтлек өчен куркыныч башка «интервент»ларга каршы чыга. Организмны специфик булмаган саклау өчен җаваплы сакчыларда үрнәк булырлык тәртип. Бу сакчыларны шартлы рәвештә 5 группага бүлеп карарга мөмкин. Беренче группага тән тиресе һәм лайлалы тышчалар керә. Алар тугры чик сакчылары кебек. Шуңа күрә һавадан, җирдән тире катламына эләккән инфекция кеше сәламәтлегенә зыян китерә алмый. Эпидермис даими рәвештә алышынып торгач, тире төрле зыян китерүчеләрдән арынып тора.

Тир белән чыккан токсиннар шлакларны су белән юып төшерергә дә кулай.

Икенче группага фагоцитлар керә. Алар организмның чүп түгүчеләре, үрнәк булырдай «хезмәткәрләр». Грек теленнән тәрҗемә иткәндә, фагоцит — ашаучы күзәнәк дигән мәгънә белдерә. Алар авыруга китерүче микроорганизмнарны тотып алалар һәм эшкәртәләр.

Факторларның өченче группасына К-ИК-күзәнәкләре керә, икенче төрле ал арны киллер-күзәнәкләр дип тә атыйлар. Бу рольгә лимфоцитларның егермедән берсе генә яраклы. Табигый киллерлар читтән кергән инфекцияне генә түгел, организмның үзенең яман шеш күзәнәкләренә әйләнгән, грипп, герпес, кызамык вируслары белән зарарланган күзәнәкләрен дә бетерә алалар. Дүртенче группа — гумораль факторлар. Боларга канның сүлендә, лимфада, төкеректә, күз яшендә булган аксым, комплемент, лизоцим керә. 3 Комплемент — кан сүле аксымнары системасы, лизоцим — гидролизлар > классы ферменты; организмда саклагыч функцияне үти, бактерия күзәнәкләренең тышчасын җимерә. Бишенче группа үзен табигый фактор — температура күтәрелү белән сиздерә. Температура күтәрелеп, организмга инфекция белән көрәшергә ярдәм итә, шуңа күрә, температура бик югары күтәрелмәгәндә, аны төшерү өчен дарулар кулланырга киңәш ителми.

Лимфоцитлар иммун системасының махсус саклаучылары булып саналалар һәм сөяк миендә ясалалар. Бугаз бизенә (вилочковая железа) лимфоцитлар кеше дөньяга килгәнче үк кереп урнаша. Биз тора-бара атрофиягә бирелә, бу процесс 12 яшь тирәсендә башланып, кеше картайгач туктый. Соңга таба иммунитет саклаучы орган урынында майлы тукыма , төене генә кала һәм аның саклау функциясе юкка чыга.

Талак кешенең бар гомере буе иммун контролендә катнаша. Табигать аның ( тукымасын ике төсле—кызыл һәм ак иткән. Кызыл тукымага эритроцитлар җыела, ә агына Т- һәм В-лимфоцитлар. Монда да бактерия һәм вирусларны җимерү бара. Моннан кала талак фильтр функциясен дә үти.

Лимфа төеннәре лимфаны чистарталар һәм аның составын контрольдә тоталар. Аларга беренчеләрдән булып инфекция һөҗүменә каршы торырга туры килә. Менә ни өчен авыз куышлыгында, ялкынсыну процессы булганда, бу төеннәр авыртып, үсеп, кызарып чыга. 4 Миндальсыман бизләрнең роле бик озак еллар дәвамында билгесез кала килгән. Вакыт узу белән, аларның организмны инфекциядән саклау өчен кирәкле орган икәнлеге ачыклана. XX гасыр ахырында белгечләр бик мөһим ачыш ясаганнар: 8 яшькә кадәр бу бизләрне алырга ярамый, бала үсә төшкәч тә киңәш ителми. Ни өчен? Кешенең лайлалы тышча эпителийларына даими рәвештә чит кисәкчекләр, микроблар кереп тора. Биздәге бөрмәләр аларга үзенә күрә бер капкын кебек тора. Микроблар, чит җисемнәр тәэсиренә бизләр кискен ялкынсыну (ангина) белән җавап бирәләр һәм авыруга бар организмга таралырга ирек бирмиләр. Тонзиллэктомия (аңкау миндальсыман бизләрен тоташтыргыч тукымалы капсуласы белән тулысынча кисеп алу) операциясе «авыру аркылы савыгу» процессын өзә. Миндальсыман бизләр никадәр иртә алынса, организм, сулыш юллары, йоткылык, үңәчнең лайлалы тышчасы алдагы яшәү чорына шулкадәр яклаучысыз кала.

Искәрмәләр үзгәртү