Илсөяр Сафина - күпсанлы шигырьләр авторы, укытучы.

Илсөяр Сафина
Туган телдә исем Илсөяр Сафина
Туган Апас районы Ындырчы авылы
Һөнәре шагыйрә, укытучы

Тормыш юлы үзгәртү

Апас районы Югары Ындырчы авылында туа. Мәктәп елларында ук район газетасы битләрендә беренче шигырьләрен бастыра. Шигырьләренең күбесе балалар хәм мәхәббәт темасына багышлана. Казан педагогия училищесын хәм Казан дәүләт университетын тәмамлап, Кайбыч районы Борындык урта мәктәбендә укытучы булып эшли. Аның ике кисәктән торган шигырьләр җыентыгы кульязмасы тупланган, шигырьләренә дистәләгән җырлар язылган. Үзенең иҗатын һәвәскәр композиторлар белән бергә үстерә.

"Соклану" шигыре үзгәртү

Туган ягым минем - кояшлы як,

Гөлләр белән тулы бер бакча.

Шул гөлләргә карап сокланам мин,

Гаҗәпләнеп торам кайчакта.

Карагызчы, нинди гүзәл киңлек,

Ишетелә камыш шаулавы, -

Камыш арасында ниндидер бер

Кошның өзеп-өзеп сайравы.

Зәңгәр күктә аксыл болыт йөзә,

Күккә үри агач кәүсәсе,

Алтын дулкыннарда парлап бии

Агач белән кояш шәүләсе.

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 1 том  А-К. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 2 том  Л-Я. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Кайбычым – куанычым. Төзүче – Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.
  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.