Илдар Низаметдинов

Илдар Фәләхетдин улы Низаметдинов (31 май 1981(1981-05-31)[1] (42 яшь), Кострома, РСФСР, СССР) — РФПЛның 80 матчында 13 туп керткән Россия футболчысы (һөҗүмче), Россия чемпионатының көмеш призчысы (2009).

Илдар Низаметдинов
Туган 31 май 1981(1981-05-31)[1] (42 яшь)
Кострома, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Спартак, Спартак, Спартак[d], Волочанин-Ратмир[d], Ротор, Урал, Арсенал, Балтика, Носта[d], Химки, Шинник һәм Енисей

 Илдар Низаметдинов Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Илдар Низаметдинов 1981 елның 31 маенда Кострома шәһәрендә туа. Татар[2]. Кострома футбол мәктәбендә тәрбияләнүче. 17 яшькә кадәр футбол белән шөгыльләнүне алкалы хоккей белән бергә алып барган.

Карьерасын 2000 елда икенче дивизионда Кострома «Спартагы» составында башлый. «Спартак»та сирәк уйнаганга, турнирда «Көнбатыш» зонасында катнашучы «Волочанин»га китә[3]. 2002 ел сезонында Тверь өлкәсе командасы составында 18 туп кертә, шуннан соң Россия югары дивизионында чыгыш ясаучы «Ротор» клубыннан тәкъдим ала. 2003 елда Премьер-лигада Волгоград клубы составында чыгыш ясый, тик анда команданың нигездә беркетелә алмый һәм алга таба беренче һәм икенче дивизионнарда уйный башлый.

2005 ел сезонында икенче дивизионның «Көнбатыш» зонасында җиңгән Калининград «Балтика»сы өчен 17 туп кертә. Киләсе елда Яңа Троицк «Носта»сы белән бергә «Урал-Идел буе» зонасы җиңүчесе була. 14 туп кертеп Илдар Низаметдинов зона турнирының иң яхшы бомбардиры була. 2007 ел сезонында беренче дивизионда Яңа Троицк командасы өчен 16 гол кертә. 2008 елдан Россиянең Премьер-Лигасы чемпионатында катнашучы «Химки» өчен чыгыш ясый башлый һәм беренче сезонда ук 9 туп белән команданың иң яхшы бомбардиры була. 2009 елның 31 августында аренда хокукларында Мәскәү «Спартагы»на күчә. Аренда турында килешү озайтылмаган, һәм 2009 ел сезоны тәмамланганнан соң Низаметдинов «Спартак»тан китә[4]. 2010 елда «Алания» клубы (Владикавказ) тарафыннан арендага алына. 2011 елдан башлап беренче дивизионда Ярославльнең «Шинник» командасы өчен уйный. 2015/16 сезонын Красноярск «Енисей» командасы составында уздыра.

Шәхси тормыш үзгәртү

Хатыны — Мусинова Юлия Алексеевна, 3 баласы бар.

Казанышлар үзгәртү

  «Спартак» (Мәскәү)

  • Россия Вице-чемпионы: 2009

  «Балтика» (Калининград)

  «Носта» (Яңа Троицк)

  • Икенче дивизион җиңүчесе («Урал-Идел буе» зонасы): 2006
  • «Урал-Поволжье» зонасының икенче дивизионында иң яхшы бомбардиры 2006: 14 туп

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Transfermarkt.com — 2000.
  2. Три татарина признаны лучшими бомбардирами страны
  3. Интервью c Эльдаром Низамутдиновым
  4. Ковальчук, Дедура и Низамутдинов покинули «Спартак» 2009 елның 5 декабрь көнендә архивланган.