Абдуллин Илдар Габделфәрт улы — галим, химия фәннәре докторы.

Балачагы һәм белеме үзгәртү

1951 елның 1 мартында Сосна авылында туган. 1966 елда Сосна сигезьеллык мәктәбен, 1968 елда Балтач урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының химия факультетына укырга керә, аны 1973 елда тәмамлый.

Хезмәт юлы һәм аспирантура үзгәртү

1973-1975 елларда Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында инженер, өлкән инженер, өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.

1979 елда университетның аналитик химия кафедрасында аспирантура тәмамлый һәм Мәскәү дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклый, Казан университетының аналитик химия кафедрасында ассистент булып эшли. Аспирантурада уку елларында Казан химия-технология институтының кичке бүлегендә студентларга дәресләр бирә.

Доцентнт, профессор буларак хезмәте үзгәртү

1978-1995 елларда Казан дәүләт университетының химия, биология, геология факультетларында ассистент һәм доцент сыйфатында аналитик химия фәнен укыта, фәнни эшчәнлеген дәвам итә.

1995 елда Мәскәү дәүләт университетында докторлык диссертациясе яклый, 1996 елдан — профессор.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Аналитик химия кафедрасын җитәкли, педагогик эшчәнлеген дәвам итә, киң фәнни эзләнүләр алып бара. И. Абдуллинның фәнни эшчәнлеге, эзләнүләре хәзерге этапта органик матдәләрне — дару препаратларын, агу һәм пестицидларны, наркотикларны һ.б. яңа ысуллар белән анализлауга багышлана. Шушы юнәлештә эзләнүләргә багышланган йөздән артык фәнни хезмәте төрле журналларда һәм фәнни җыентыкларда басылды. Үз белгечлеге буенча күп яшь галимнәр тәрбияләде.

2002  елның  2 октябрендә вакытсыз вафат булды.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006

Балтач энциклопедиясе, II том, 2010