һәм

Ижора
Сурәт
Кушыла: Нева
Кушылдыгы Винокурка[d], Большая Ижорка[d], Парица[d], Чёрная река[d] һәм Вёревка[d]
Су җыю бассейны бассейн Невы[d]
Бассейн мәйданы 1000 км²
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург
Озынлык 76 km
Бассейн категориясе [d]
Карта
 Ижора Викиҗыентыкта

Ижора (финча Inkere) - Неваның сул яры кушылдыгы.

Ленинград цлкщсе Гатча районы Скворицы авылы янындагы чишмәдән Ижора калкулыгында башлана. Ленинград өлкәсенең Гатча, Тоснен районнары һәм Санкт-Петербургның Колпин районы территориясе буенча Принев үзәненнән ага. Елга судан файдалануның икенче категорияле сулыкларга, ягъни мәдәни-көнкүреш әһәмиятендәге объектларга карый.

Атаманың килеп чыгышы үзгәртү

Исеме ижор дигән фин-угыр халыкына барып тоташа. Шулай ук бер версия буенча гидроним финча «Inkeri» («бормалы») — борынгы русчада «Ижера» итеп үзгәртелгән.

Географиясе үзгәртү

Озынлыгы 76 яки 83 яки 87 км[2], бассейн мәйданы 1 мең км2 тирәсе. Елганың киңлеге һәм тирәнлеге коммунар шәһәренә таба үлчәнә. Елганың чишмә башындакиңлеге 2,36 метр һәм тирәнлеге 66 см. Коммунар шәһәре янында елга киңлеге 32 метр тәшкил итә, максималь тирәнлеге 2,49 метр. Тамагында максималь киңлеге 60 метр һәм иң зур тирәнлеге 4 метр. Елганың түбәнәюе 90 метр тәшкил итә. Су температурасы цельсий буенча 6-8 градустан 13-14 градуска кадәр үзгәрә.

Елганың туклану тибы — карст-яңгырлы.

Елга бассейнының күпчелек өлеше болыннар, сөрүлекләр, куаклар алып тора, урман юк. Югарыда агачлар нык үскән. Төбе таш, урыны белән комлы, бусагалап ташлар белән тулган. Кайбер җирләрдә яр буйларында зәңгәр кембрия балчыгы, комлык һәм акшар күренә.

1997 елда Ижора заводы лабораториясенең әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге Ижора елгасының юынтык суларына анализ ясый. Скворицы авылы янында Ижора елгасының чыганагы урнашкан. Иң югары биеклектә су чиста булып чыга (су пычрану индексы, кыскача әйткәндә, 0.71 тигез). Су сыйфаты Лукаши бистәсе янында шактый начарайган, анда искергән чистарту методы (хлорлау) кулланылган һәм Ижорага чистартылмаган агынтылар агызылган. Алга таба Вайи авылы янында елга суы уртача пычранган (СВ = 1.7). Шулай итеп, елга агымы буенча аска таба су акрынлап начарлана, ул пычрана бара, Коммунар шәһәрендә су химик һәм зоологлар тарафыннан пычранган буларак бәяләнә.

Елгага антропоген йөкләнеш 1990 елдан 1997 елга кадәр кимегән.

Су һәм чүплекләр, сәнәгать агымнары белән пычранган (Неваның иң пычранган кушылдыкларының берсе).

Гидрологик үзенчәлекләр аркасында Ижорадагызарарлы мәтдаләрнең шактый өлеше су төбендә җыелмый, ә Невага һәм Балтыйк диңгезенә агаә. Чүплеккә эләгә торган пычраткыч матдәләр Невага 4,5 км/сәг тизлек белән хәрәкәт итә. Елганың озынлыгы һәм елганың зур тизлеге пычраткыч матдәләрнең 16 сәгатьтән соң Невага, ә тәүлектән соң Балтыйк диңгезенә эләгүенә китерә.

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Киш В., Осьмак Н. Комплексный мониторинг экологического состояния рек Ижоры и Оредежа // Внешкольная экология : Сборник 7 : сб. — Гатчина — Гатчинский Район — Санкт-Петербург — Кронштадт, 1998.
  • Ижора, река С.-Петербургской губернии // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Ижора // Военная энциклопедия : [в 18 т.] / под ред. В. Ф. Новицкого … [и др.]. — СПб. ; [М.] : Тип. т-ва И. Д. Сытина, 1911—1915.
  • Цветкова О., Калинина О., Антипова О., Левых Е., Веселова Н. Комплексное экологическое исследование реки Ижоры // Внешкольная экология : Сборник 7 : сб. — Гатчина — Гатчинский Район — Санкт-Петербург — Кронштадт, 1998.