Идрис бине Зөлмөхәммәт

Идрис хәлфә

Идрис бине Зөлмөхәммәт - 1645 - 1720 елларда яшәгән һәм үз чорының данлыклы галиме, суфый, табиб һәм шагыйрь булган. Аның уй-фикерләре шигъри калыпка салынып әйтелгән.

Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, Идрис хәлфә Болгар, Тубылгы, Казан, Сембер, Уфа җирләренә халык арасында дин гыйлеме таратырга җибәрелә. Уфа йортыннан аның кыйналып кайтарылуы да билгеле. Шуннан соң хәлфә Казан һәм Болгар халкына белем биргән. Казан өязенә кергән Тәберде Чаллысы авылында яшәгәнлеге мәгълүм. Әлеге авылда тормыш корса да, ул бер урында гына яшәми. Йорттан-йортка, авылдан-авылга, каладан-калага йөреп, таякка таянган суфый дәрвиш халыкка дин нуры тарата.

Суфыйларның остазлары белән рухи бәйләнеш чылбырын күрсәткән документта (аны шәҗәрә дип тә атыйлар) Идрис хәлфә исеме бар. Суфый шәех Әхмәт Ясәвидән алып 19-20нче гасырларгача язылып киленгән суфыйлар силсиләсендә болгар, татар суфыйлары исемнәре дә бирелә. 15 гасыр шагыйре Исмәгыйль (Өмми Камал), 16 гасыр шагыйре Мөхәммәдъяр, 17 гасыр шагыйре Мәүлә Колый, 18 гасыр шагыйре Габди, 18 гасыр галиме Гобәйдулла Болгари (Мансур Борындыкый) суфыйчылары булуы билгеле. 18 гасыр татар суфыйларының эшчәнлегенә караган, Идрис хафиз турындагы мәгълүматлар Таҗетдин Ялчыголның дини-дидактик әсәре “Рисалә-и Газизә” китабында бар.

Идрис укымышлы, зур белемгә ия булган. Ул Урта Азиянең Яркан шәһәренә барып, шәех Батулла мәдрәсәсенә тыңлаучы булып кергән һәм анда шәех Һидаятуллада 15 ел буе суфыйчылык кагыйдәләренә өйрәнгән. Бу мәдрәсәләрдә укучы мөридләргә дин дәресләре белән беррәттән, дөньяви фәннәр дә укытылган. Урта Азиянең Мәшрәб, Аллаһыяр Суфый кебек танылган шагыйрьләре дә шушы чорда яшәгән. Хәлфә бабайның алар белән бер силсиләдә, суфыйлык һәм дәрвишлеккә бәйле туганлык һәм бердәмлек оешмасында торуы тарихта билгеле. Бу турыда мөдәрис, галим, язучы Таҗетдин Ялчыгөл: “Аллаһыяр (1630-1721) Бәйтуллага (кагъбә) зыярәт кылыр өчен Болгар йортына килеп, Казан каласында тукталып торган. Һәм ул заманындагы Болгарның бер камил суфые Идрис Хафиз белән очрашып күрешкән”, - дип язып калдыра.

Шәех Һидаятулланың мөриде булган Идрис хафизның дәвамчылары да булган. Ризаэтдин Фәхретдиннең “Асар” китабында Идрис хәлфәнең шәкерте буларак Чаллыда укыган шәех Касыйм бине Ибраһим әл-Казани әйтелә. Ул да үз остазы кебек, Алат, Бурца (Кукмара), Сары тау якларында дин таратып йөргән. Казан каласында беренче мәчет мәхәлләсендә бер йортны “Касыйм шәех йорты” дип, якыннарын да “Касыйм шәехләр” дип йөрткәннәр, дип билгели галим Шиһабетдин Мәрҗани. Шунысын да искәртергә кирәк, Идрис хәлфәнең дәвамчылары күп булган һәм алар хәлфә бабайның торган җире – Тәберде Чаллысы авылыннан ерак булмаган авылларда җирләнгән. Әйтик, Казаклар авылында Шәгым бине Иштирәк ахун, Бирдебәк авылында Габдессәлам хаҗи Хәбибулла, Котлы Бөкәш авылында мулла Нияз Чукмакый каберләре.

Идрис Зөлмөхәммәт улының суфыйларга хас тагын бер ягы бар. Аның кешеләрне сихәтләндереп, табибчылык белән шөгыйльләнүе турында халык риваятьләрендә еш сөйләнелә. Хәлфә Аллаһы Тәгалә көче белән, Коръән сүрәләре укып, шифалы җиләк-җимешләрдән авыз иттереп авыруларны сихәтләндергән. Әлеге тылсымлы җиләкләрне ул идән астыннан гына алып биргән, имеш. Әмма бу турыда беркемгә дә сөйләмәскә кушкан. Авыру кеше бу турыда сөйләсә, мин үләчәкмен, дигән. Ләкин берәү сүзендә тормаган. Хәлфә бабай вафат булган.

Хәлфә бабай каберенә зиярат кылырга татарларның ераклардан ук килүен 19 нчы гасырның атаклы миссионеры, Казан университеты профессоры Николай Ильминский билгели. Казан өязе буенча сәяхәт иткәндә ул Тәберде Чаллысы авылы яныннан уза һәм түбәндәге истәлекләрен язып калдыра.

“... Карабаеннан мин сентябрьнең 10сында чыгып киттем. Юлдашым татар иде, аның белән Чистайга юл тоттым. Юлда искекерешән Ури авылын күрдем. Тирә-ягында гел татар авыллары. Биредә һәммәсе дә татарча сөйләшә. Бер рухани гына бер авыз сүз татарча белми. Юлдашым әйтүенчә, аны картлык көнендә бирегә рус авылыннан күчергәннәр. Казакларда бик борыңгы зиратка озата барган бер татар малае миңа биредә зур ихтирамга ия Идрис хәлфә кабере барлыгы һәм аңа зиярат кылырга мөселманнарның гына түгел, чукындырылган татарларның (бәлкем) һәм урысларның да (моңа ышанырга кирәкми) килүе турында әйтә.

11 көнне, сәгать икенчеләрдә мин инде Чистайда идем..” дип яза галим. Шул чорларда ук ул Хәлфә бабай кабере өстендә ташның булмавы, ә агачтан өр-яңа йорт салынган булуын билгели. Җирле татарлар әйтүенчә, галим Идрис хәлфәнең таягы һәм башлыгы әле дә изге әйберләр буларак, туганнарында саклануы турында искәртә. Әлеге әйберләрнең чынлыкта булуы турында фән эшлеклесе, тарихчы И.Износков та әйтеп уза. “Баш авыртуларыннан зарланган кешеләр кабер янына килеп, хәлфә бабай рухына дога кыла. Аннан соң, башларына кәлпәген киеп, хәлфәдән сихәтләндерүен сорый”, - дип язып калдыра галим.

Идрис хәлфәнең әүлия кебек, киләчәкне фаразлый торган гадәте булган. Аның берничәсе:

1. “Чаллыдан ерак түгел, Кадрәк дигән авыл булыр. Анда атна саен зур базар булып, бик-күп җирләрдән халык җыелыр”. Чыннан да, 19-20нче гасырларда Кадрәк авылы барлыкка килә һәм биредә һәр шимбә саен ярминкә базары оештырыла.

2. “Бөтенроссия җирләрен тимер елан йөреп узар”. Тимер елан дип җир үлчәү җайланмасын күздә тотсак, хәлфә бабайның фаразы чынга аша.

3. “Бөтен кырларны тимер пәрәвез оялары чорнап алыр, күктә тимер кошлар очса, җирдә тимер атлар йөрер». Электр, телефон линияләре сузылып, күктә очкыч-самолетлар хәрәкәт итә.

4.Хәлфә бабайның әйтеп калдырган сүзләре буенча, имеш, ахырзаман алдыннан:

- биек-биек йортлар булыр. Йорт тулы җиһаз булыр, һәм дә шуның тынычлыгы булмас;

- хатын-кыз чәч белән уйнар;

- кырларда чәчәкләр үсмәс, ә хатын-кызлар чәчәк кебек йөрер.

5. “Чаллы белән Котлы Бөкәш авыллары бергә кушылачак”. Чыннан да, хәзерге вакытта әлеге авыллар берләшкән.

Идрис хәлфә исеме халык риваятьләрендә дә бәян ителә.

1.Тәберде Чаллысы авылында яшәгән Гакифә Ширияздан кызы һәм Шаһимулла Ширияздан улы сөйләп калдырган риваятьтә, Идрис Хәлфә Рәсәй дәүләтенең күп почмакларында була, хакимиятькә каршы фикерләре өчен эзәрлекләнә һәм кулга алына. Риваять буенча, Казан мәркәзендә Идрис Хәлфә турында бик күп хәбәрләр таралган. Аның гыйлемлелегенә, гади кеше булдыра алмастай могҗизалар ясау сәләтенә ия булуы турында сокланып сөйләгәннәр. Бу хәбәрләр Казан мәркәзе түрәсенә дә барып ирешә. Аның Идрис Хәлфә белән очрашу теләге туа. Түрә аны үз өенә чакыра. Алар чәй өстәле янында әңгәмә кора. Түрә кунакның зирәклеген сынап карарга тели. Ул Идрис Хәлфә күрмәгәндә генә аның чәенә тәнне кыздыра торган сыеклык сала һәм чәйне эчәргә кыстый башлый. Ни гаҗәп, кунак кеше чәй тулы савытны алып тәрәзә янына килә һәм сыеклыкны бушата. Әңгәмә давам итә. Түрә икенче кабат Идрис Хәлфәнең чәенә сыеклык сала. Монысын да кунак авызын да тидермичә тәрәзә аша урам якка бушата. Шуннан соң алар берни дә булмагандай аерылышалар. Икенче көнне түрәгә Казан губернасының ике шәһәрендә зур янгын чыгуы һәм көн чалт аяз булса да, шушы ике шәһәр өстендә болытлар хасил булып, яңгыр явуы турында хәбәр итәләр. Яңгыр яумаган булса, шәһәрләр көлгә әйләнәсе булган. Шул вакыт түрәнең күз алдына алдагы көнне Идрис Хәлфә белән булган вакыйга килеп баса. Идрис Хәлфәнең шәһәр халкына ярдәм сорап кылган догалары кабул булып, тәрәзә аша түгелгән сыеклыклар яңгыр булып яуган имеш.

2. Икенче бер риваятьтә, Хәлфә бабайның Казанда яшәве билгеле. Ләкин аны нык җәберлиләр. Хәлфә тау башына менгән һәм “Таягым кая төшсә, шунда барып торам,” – дип, таягын ыргыткан. Таяк очып, Чаллы авылына килеп төшкән һәм аның иясе дә шул авылда төпләнеп калган. Хәлфә бабай Чаллы авылын бик яраткан. Аның хакында ул шундый хикмәтле сүзләр дә әйткән ди:

«Кала тавын хан корыр,

Әйләнәсе яу булыр,

Тез тиентен кан булыр,

Чаллы кыры сау булыр».

3. Тагын бер риваять буенча Казан каласы губернаторы Идрис хәлфәне кулга алдыра. Хәлфәнең могҗизалы хәлләр булдыруы турында ишеткәч, ул сорау алу өчен аны үз бүлмәсенә чакырта.

- Җә, татар, син ничек киләчәкне әйтә аласың? – дип сорый.

- Аллаһы Тәгалә көче белән, - дип җавап кайтара хәлфә.

- Син миңа бу көчне ничек исбатлый аласың?

- Могҗиза юлы белән, - ди хәлфә һәм үз сүзләрен исбатлау өчен Кабан күленә алып барырга куша. Әлеге могҗизаны карарга дип, губернатор белән бергә сараендагы күп кенә түрәләр дә җыела. Кабан күлендә, Идрис хәлфә кулындагы балдагын салып губернаторга суза һәм аны күлгә ыргытырга куша. Губернатор балдакны суга ташлый. Балдак суда бата. Күпмедер вакыттан соң, могҗиза булып, балдак судан чыга һәм Идрис хәлфәнең бармагына кидерелә. Бу гаҗәеп хәлне үз күзе белән күргән губернатор аны иреккә җибәрергә куша.

Идрис бине Зөлмөхәммәт улының нәсел дәвамчылары турында тарихи чыганакларда мәгълүмат бик аз бирелә. Тарихчы А.Машанов кына шул чорларда Идрис хәлфәнең туганнары күбесенчә хатын-кызлар булуы һәм аларның татарлар арасында гына түгел, керәшен татарлары арасында да зур ихтирамга ия булулары турында яза. Тәберде Чаллысы авылыннан ерак түгел урнашкан Починок авылында галим шул хатын-кызларның берсе белән очраша. Аның бик акыллы һәм тәвәккәл булуын искәртә. Идрис хәлфә дәвамчыларының мөселман дине өлкәсендә зур дәрәҗәгә ия булуы турында шаккатып яза.

Әдәбият:

1. Р.Фәхретдин “Асар.1 том” – Казан, Рухият, 2006 ел.-360бит, 32б. 2. Нурулла Гариф Без кемнэрнен оныклары эле?!...Казан:ТФА-Тарих институты, 2003.