Идиопатияле фиброзлаучы альвеолит

Викибирелмәләрнең буш элементы

Бу авыруның килеп чыгу сәбәпләре төгәл билгеле түгел. Ул тын кысылу, сулыш җитмәү артуы белән характерлана. Авыру берничә төрдә очрый. Күп вакытта кешеләр 50 яшьтән соң авырый башлыйлар. Америкада үткәрелгән тикшеренүләр күрсәткәнчә, һәр 100 мең кешегә әлеге авырулы 11 ир-ат һәм * 7 хатын-кыз туры килә. Русиядә статистик хисаплаулар алып барылмаган. Металл, агач, силикон, күмер тузаннары, вируслар (С гепатиты, герпес вируслары, цитомегаловирус, аденовируслар) авыруга китерүче беренчел факторлар, үпкә тукымаларының зарарлану сәбәпчеләре булып санала.

Үпкә альвеолалары авыруы белән рефлюкс-эзофагит дигән авырулар арасында бәйләнеш барлыгы билгеле. Шулай ук үпкә тукымаларының фиброзлануга бирешә торган булуының геннар буенча күчәргә сәләтлелеге һәм бик еш кына бер гаилә кешеләренең авырып китүләре күзәтелә.

Авыру көчәя барган саен, сулыш алуның кыенлашуы да сизелә. Тын бетә, р коры ютәл борчый. Авыру катлауланып китсә, туңып калтырау, какырыклы йөткерү барлыкка килә. Тиз арыганлык, хәл китүе, соңрак артык ябыгу күзәтелә. Авыру үзен белдерә башлагач, кеше тирән итмичә еш сулый баш­ лый. Аның йөрәк тибеше ешая. Кислород җитмәгәнлектән, иреннәре күгәреп чыга, бик озак авырган кешеләрнең бармаклары ябыгып, үзгәреш кичереп, «барабан таякларыяна (үпкәгә зыян килгәнлекне дәлилләүче синдром) ошый башлый. Кан составын тикшергәндә, күп үзгәрешләр булуы күзәтелә.

Төгәл диагноз куяр өчен күкрәкне рентген аша карыйлар. Тышкы сулыш функциясен тикшерәләр. Күп вакытта ЭКГ уздыралар. Үпкә тукымасына биопсия (авыру тукыманың кечкенә генә кисәген алып тикшерү) ясыйлар. Фибробронхоскопия уздырып, бронхларны тикшерергә мөмкиннәр. Авыруга специфик дәва юк. Күп очракларда ялкынсынуга, фиброзлануга каршы һәм авыруның тышкы билгеләрен бетерә торган дәвалау алып баралар. Дәвалау режимы авыруның хәленә бәйле. Дарулар белән дәвалауның ( нигезендә гормоннар, цитостатиклар (күзәнәкләр бүленүне туктатучы дарулар) куллану ята. Дәвалау процессында авыруларга кислород та бирәләр.

Авыру катлауланып китсә, бактерияләргә каршы көрәшәләр. Мондый авырулар пульмонолог дигән табибта диспансер исәптә булып, 3 айга бер тапкыр күренеп торырга тиешләр.

Искәрмәләр

үзгәртү