Идел Илдар улы Кыямов — актёр, эстрада артисты, журналист, нәфис сүз остасы, конферансье.

Идел Илдар улы Кыямов
Туган 3 гыйнвар 1995(1995-01-03) (29 яшь)
РФ,ТР, Казан
Ватандашлыгы РФ
Һөнәре Актёр, эстрада артисты,журналист, нәфис сүз остасы, конферансье.
Җефет Сөмбел Марсель кызы Кыямова
Балалар Ихсан Идел улы Кыямов
Ата-ана

Биография үзгәртү

Кыямов Идел Илдар улы 1995 елның 3 гыйнварында Казан шәһәрендә журналист, артист гаиләсендә туып үскән. Әтисе — Кыямов Илдар Әгъләметдин улы, «Татарстан — Яңа Гасыр» (ТНВ) телерадиокомпаниясендә редактор, алып баручы булып эшли. Әнисе-Кыямова Мөршидә Галләм кызы шулай ук танылган журналист. Хатыны Сөмбел Марсель кызы — опера җырчысы.

2001 елда Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясенә укырга керә. Уку белән параллель рәвештә йөзү, татар көрәше белән шөгыльләнә, музыка мәктәбенә йөри.

Унбиш яшендә Казанның «Илдан-Лик» мода театрында ике курс тәмамлый һәм моделинг белән шөгыльләнә башлый. 10 сыйныфта «Татар егете — 2010» шәһәр конкурсында катнашып беренче урын яулый. 2011 елда Казан театр училищесына татар эстрадасы бүлегенә укырга керә һәм аны 2015 елда тәмамлый. Бер ел укыгач, 2012 елның җәендә Токиога «ACTIVA management» модель агентлыгы чакыруы буенча ике айга эшләргә китә. Беренче курстан Казан мәдәният һәм сәнгать университетының кино сәнгате һәм телевидение факультеты дипломантларының кыска метражлы фильмнарында төшә башлаган. 2012 елда талантлы яшьләр өчен каралган дәүләт ярдәме буенча «Мәгариф» милли проекты призеры булган. (В. В. Путин Гранты). Училище дирекциясе талантлы студентның укуындагы уңышларын югары бәяләп, 2013 елда аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының шәхси стипендиясенә тәкъдим итә. 2013 елда К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрына диктор-тәрҗемәче вазифасына эшкә урнаша. Рус телле тамашачы өчен текстларны синхрон рәвештә тәрҗемә итеп барган. Театрда 3 сезон эшли. 2014 елда, бу театрның яшь режиссеры Резидә Гарипова И.Кыямовка Э. М. Ремаркның «Якыннарыңны сөю» романы буенча куелган «Без барыбыз да — кешеләр» спектаклендә төп рольне башкарырга тәкъдим иткән. Әлеге куелыш зур уңыш белән барган. 2015 елның ноябреннән алып бер ел Калининград өлкәсе Балтийск шәһәрендә диңгез пехотасы гаскәрендә хәрби хезмәттә. Кече сержант. 2016 елдан «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясендә иҗтимагый-сәяси тапшырулар алып баручысы һәм диктор. 2017 елдан бүгенге көнгә кадәр КФУның медиакоммуникацияләр һәм журналистика Югары мәктәбе студенты. Актер һәм нәфис сүз остасы буларак та эшли. 2018 елдан «Анна Каренина» иммерсив спектаклендә катнаша — төп роль Вронскийны уйный.

Дискография үзгәртү

  1. «Анна Каренина» иммерсив спектаклендә Вронский ролен башкара. Режиссер Д.Сәфәрова. Спектакль «Тантана-2019» театраль премиясенә лаек булган.
  2. Д/ф « Дөнья тарихында татарлар. Садри Максуди» (2019) реж. Р. Рәшитов
  3. «Туган ил буйлап. Актаныш.»(2018) реж. А. Нургалиев
  4. «Диңгез серләре» (ШаянТВ) (2019) ,
  5. «Дагом Гарднер белән фотохоту» (ШаянТВ) (2019),
  6. «Дүртайлы дускаем» (ШаянТВ) (2019).
  7. Татар китап нәшрияты өчен:
  8. Татар халык әкиятләре (2018)
  9. Һади Такташ Шигырьләре (2018)
  10. Гомәр Бәширов «Туган ягым-яшел бишек» (2019)
  11. «Азан» — «Миллият сүзлеге» мөселман радиосы өчен автор Адлер Тимергалин.

Фильмография үзгәртү

Кыска метражлы фильмнар:

  1. Актер (Дима роле) «Первооснова» (2013) реж. Л. Хәбибрахманова
  2. Актер (баш герой) " Крутая гора "(2013) реж. Р. Һадиуллин
  3. Актер (Михаил роле) «Пароль» (2014) реж. С.Белов
  4. Актер (Семинарист, аның игезәге «Уныние») «Братство» (2015) реж. Жирицкий
  5. Актер (Иннополис студентының роле) «Татарстан. Мәхәббәт белән» (2015) реж. А. Бәдретдинов һәм И. Гафаров
  6. Актер (Кәрим Тинчуринның роле) «ТАССРның 100 еллыгына» фильмы. (2019) реж. Ю. Захарова
  7. Кыска метражлы " солдат бүреге "фильмында Актер (Муса роле) (2019) реж. Москвин П.

Тулы метражлы фильмнар:

  1. Актер (баш мөхәррир роле), «кире» (2019) тулы метражлы фильмда «локейшн менеджер» .Реж. И. Дамаскин һәм Р. Рәшитов.
  2. «Плацебо» (2019) тулы метражлы фильмда Актер (Әмир роле) реж. М. Мәхмүтов һәм Л.Сәлахетдинова.

Республиканың беренче затлары катнашында хөкүмәт һәм республика чараларын алып бара. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләре белән актив хезмәттәшлек итә

Бүләкләр үзгәртү

  1. Казан шәһәре Мәскәү районы буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсенең Рәхмәт хаты, 2011 ел.
  2. Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча премия лауреаты дипломы
  3. («Мәгариф» милли проекты призеры) Мәскәү шәһәре, 2012 ел.;
  4. КДВМА «татар мәдәнияте көне» традицион Студентлар бәйрәмендә актив катнашканы өчен рәхмәт хаты. Бауман шәһәре, 2013 ел.
  5. Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Җиңү көне» хәрби парадында катнашкан өчен " медале белән бүләкләнгән.
  6. 2016 елның 29 нчы «Тайфун» бөтенроссия диңгез пехотачылары иҗтимагый оешмасының «Җиңү парадында катнашучы» истәлек билгесе белән бүләкләнде;
  7. «Татарстан» ДТРК директорының Рәхмәт хаты, 2017 ел.;
  8. Татарстан Республикасы Мәдәният министрының Рәхмәт хаты, 2020 ел.

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү