Игорь Семёнов, Игорь Николай улы Семёнов (1951 елның 20 декабре, Удмурт АССР, Алнаши районы, Сям-Какси) — «Удмурт Кенеш» удмурт милли ассоциациясе президенты, 2000—2007 елларда Удмурт Республикасы Дәүләт Советы рәисе.

Игорь Семёнов
Удмурт Республикасы Дәүләт Советы рәисе[d]
Вазыйфада
2000–2007
Туган 20 декабрь 1951(1951-12-20) (72 яшь)
Сям-Какси[d], Удмурт-Тоймобашское сельское поселение[d], Алнаш районы, Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
Белем Ижау авыл хуҗалыгы институты

Биографиясе үзгәртү

1951 елның 20 декабрендә Удмурт АССРның Алнаш районының Сям-Какси авылында туган. Ижау авыл хуҗалыгы институтын инженер-механик белгечлеге буенча тәмамлаган.

Җитештерү укытуы мастеры, аннары Можга консерва заводында җиһазлар буенча инженер, аннары Можга шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгы оешмаларында эшләгән.

1998 елда Можга шәһәр үзидарәсе башлыгы итеп сайланган.

2000 елда Удмурт Республикасы Дәүләт Советы рәисе итеп сайланган.

2012 елның декабрендә республика президенты А. Волков рекомендациясе буенча «Удмурт Кенеш» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе итеп сайланган[1].

Бүләкләре үзгәртү

  • Хөрмәт ордены[ru]
  • Рәсәй Федерациясенең атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре
  • Можга шәһәренең мактаулы гражданы

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү