Ивач (Дүртөйле районы)

ИвачБашкортстанның Дүртөйле районында урнашкан мари авылы.

Ивач
Халык саны 541 (2010) Edit this on Wikidata
География
Ил Россия
Координатлар 55°17'24"тн, 55°0'8"кнч
Почта индексы 452312 Edit this on Wikidata
Карта

Ивач авылы Уфа-Мәскәү федераль автомобиль юлы буенда, Зур Яүбәзе елгасының сул ярында һәм Йошкар Куп (кызыл сазлык) елга тамагында урнашкан. Авыл Ивач Иванов исеменнән алынган. Тарихи материаллардан күренүенчә, ул моңа лаек шәхес, чөнки җиргә ия булырга кирәклеге турындагы рәсми документлар Уфа провинциясе кәнсәләриясе Указы буенча нәкъ аңа ышанып тапшырылган. Ивач Иванов исә бу бурычны бик тә төгәл итеп, җиренә җиткереп башкарып чыккан. Аның исемен мәңгеләштерү йөзеннән халык авылны аның исеме белән атаган. Бирегә беренчеләр булып Мишкә районы авылларыннан күченеп килгәннәр һәм яши башлауларын 1757 елда законлаштырганнар. 1762 елдагы җан исәбен алу материалларында Ивач авылында 11 ир заты теркәлүе мәгълүм. 1795 елда халык саны 211 гә җиткән. Халыкның иң күп яшәгән чоры - узган гасырның 20 нче еллары. 1917 елгы җан исәбен алуда 149 хуҗалыкта 872 кеше теркәлгән.

Ивач авылы районда гына түгел, бәлки республикадагы һәм аннан читтәге бик күп мари авыллары белән тыгыз мөнәсәбәттә яши. Туганлык җепләрен ныгытуда ел саен үткәрелеп киленгән “Җыен” бәйрәме зур йогынты ясый. Ул Дүртөйле районындагы ике мари авылында (Бәйгелде һәм Ивач) һәм Шаран районындагы Чекәй авылында үткәрелә.[1]

Демография үзгәртү

Халык саны
2010[2]
541

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү