Иван Антипов-Каратаев
Антипов-Каратаев Иван Николаевич (1888 елның 13 сентябре —1965 елның 3 июле) — совет туфрак белгече, профессор. Беренче дөнья һәм Ватандашлар сугышларында катнашучы. Таҗик ССРы Фәннәр академиясе академигы (1951). Таҗик ССР‑ның атказанган фән эшмәкәре. Дүрт Кызыл Байрак Хезмәт ордены кавалеры.
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ватандашлык |
![]() ![]() |
Туу датасы | 1 (13) сентябрь 1888 |
Туу урыны | Стәрлетамак өязе, Уфа губернасы, Россия империясе[1] |
Үлем датасы | 3 июль 1965[2] (76 яшь) |
Үлем урыны | Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР[2] |
Җирләнгән урыны | Вострәков зираты[d] |
Һөнәр төре | агранум |
Эшчәнлек өлкәсе | туфрак турында фән[d] |
Эш урыны | Почвенный институт имени В. В. Докучаева[d] |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты |
Академик дәрәҗә | авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d] |
Бүләкләр |
БиографиясеҮзгәртү
Иван Николаевич Антипов-Каратаев Уфа губернасының Стәрлетамак өязе[3] Тәнәй авылында туган. Беренче дөнья сугышында һәм Ватандашлар сугышларында катнашкан. 1927 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган.
1926 елдан алып, кырык ел дәвамында, В. В. Докучаев исемендәге Туфрак институтында (Мәскәү) эзләнүче булып эшли. 1931 елда институтта туфракның физика-химия лабораториясен оештыра.
1936-1951 елларда — Вахш туфрак-мелиорация станциясенең, ә 1951 елдан — Таҗик ССРы елда Фәннәр академиясенең туфракны өйрәнү институтының гыйльми җитәкчесе.
20 елдан артык Мәскәү дәүләт университетының профессоры. Халыкара туфракны өйрәнүчеләр җәмгыяте әгъзасы (1957 елдан). Таҗик ССР-ның атказанган фән эшмәкәре (1946).
Иван Николаевич Антипов-Каратаев 1965 елның 3 июлендә Бакы шәһәрендә вафат була.
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләреҮзгәртү
- Дүрт Кызыл Байрак Хезмәт ордены (шул исәптән 10.06.1945)
- медальләр
- Таҗик ССРның атказанган фән эшмәкәре
- В. В. Докучаев исемендәге бүләк (1964)
- Г. М. Димитров исемендәге бүләк (Болгар)
- «Ватандашлар эшчәнлеге өчен» ордены (Болгар, 1961) — «Болгария туфраклары» эше өчен (1960)
ХезмәтләреҮзгәртү
- Туфрак коллоидлары һәм аларны өйрәнү методлары, Л., 1930 (А. И. Робинерсон белән бергә)
- Кырым дәүләт корсагы һәм аның эргәсендәге җирнең туфрагы, «В. В. Докучаев исемендәге туфрак институты хезмәтләре», к. 7, 1932 (Л. И. Прасолов белән бергә)
- ССРБдә тозлы туфраклар мелиорациясе, М., 1953 (В. Н. Филиппова һ. б. белән бергә)
- Туфракның физик-химик үзчәлекләрен заманча карау ысуллары, вып. 1-3, М.—Л., 1945-1948 (мөхәррир һәм автордаш).
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Башкорт энциклопедиясе — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 бит — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ 2,0 2,1 Антипов-Каратаев Иван Николаевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ (хәҙер Башҡортостан Республикаһының Фёдоровка районы[[Категория:Фёдоровка районыда туганнар ]]
ӘдәбиятҮзгәртү
- Иван Николаевич Антипов-Каратаев // Почвоведение. — 1965. — № 9.
- Симулин А. М. Антипов-Каратаев // Чувашская энциклопедия. К. 1: А—Е. — Чебоксары, 2006. — С. 112.
- Антипова-Каратаева И. Н., Мотова Г. В. Иван Николаевич Антипов-Каратаев. — М.: Наука, 2008. — 178 с. ISBN 978-5-02-036123-2