Ибраһим бине Хуҗаш әл-Казани
Ибраһим бине Хуҗаш әл-Казани (XVIII гасыр — 1825) — дин эшлеклесе, илаһиятче. Казан өязе Утар-Аты һәм Яңа Кишет авыллары мәдрәсәләрендә имам-хатыйп, шуннан соң Казанның 1 нче җәмигъ мәчетендә имам-хатыйп, мәдрәсә мөдәррисе[Әлеге сүзнең әдәби татар телендә кулланылуын тикшерергә кирәк.]. Мөселман илаһиятенә багышланган хезмәтләр авторы.
Ибраһим бине Хуҗаш әл-Казани | |
---|---|
Туган | XVIII гасыр Шарлама, Бөгелмә өязе, Самар губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1825 |