Ибраһим Йосфи
Ибраһим Йосфи ( Ибраһим Йосыф улы Кушаев) — Гражданнар сугышы чоры шагыйре.
Ибраһим Йосфи |
---|
Башкортстан белән чиктәш төбәкләрнең берсендә авылда туып үсә (туган урыны төгәл билгеле түгел), мәдрәсәдә белем ала. Революция алды елларында авыл укытучысы, ике ел ( 1914,1916) театр труппаларында артист булып йөри. Октябрь революциясеннән соң, 1917 нче елның декабрендәүзе теләп кызыл гаскәргә языла. Казанда кавалерия командирлары хәзерләү курсларында укый, аны тәмамлагач,взвод һәм эскадрон командиры сыйфатында, Көньяк, Көнчыгыш фронтларда совет илен дошманнардан саклауда актив катнаша, беренче тапкыр яралана. Армиядә чагында, 1918 нче елда октябрендә партия сафына алына.
1921 нче елның мартында И.Йосфины Төркстан фронты политик идарәсе карамагына җибәрәләр. Кайбер истәлекләргә караганда ул Урта Азиядә басмачларга каршы сугыш хәрәкәтендә катнаша һәм,шул вакытта тропик бизгәк белән авырып китеп, госпитальгә эләгә һәм шунда вафат була.
И.Йосфи актив әдәби иҗат эшчәнлеге белән нигездә Казанда яшәгән һәм хәрби курсларда укыган чорда шөгыльләнә. 1918-1920 нче еллар арасында Үзәк Мөселман хәрби коллегиясенең матбугат органы «Кызыл Армия» газетасы битләрендә (бу газета әүвәл Мәскәүдә, ә 1918 нче елның сентябреннән Казанда чыга) аның шактый күп санда шигырьләре басыла. Яңа тормыш пафосы һәм иске дөньяга ярсулы нәфрәт хисе белән сугарылган, хезмәт халкын революция дошманнарына каршы көрәшкә күтәрелергә өндәгән бу шигырьләр шул чор татар поэзиясенең идея-эстетик юнәлешен билгеләүдә, аны яңа иҗтимагый эчтәлек, темалар белән баетуда сизелерлек роль уйныйлар.
Чыганаклар
үзгәртү- Госман Х. Ибраһим Йосфи биографиясе ачыклана. - Сов.әдәбияты, 1960, №8, 153-154 б.