Ибраһимия (Рокыя Ибраһимова, XIX гасыр азагы — XX гасыр башы) — шагыйрә. Шигырьләре 1913-1916 елларда «Аң», «Сөембикә» журналларында басылган, кайберләре «Өмет йолдызлары» (1988) җыентыгына кергән. Шигырьләрнең төп мотивлары – белемгә, гаделлеккә, миһербанлыкка чакыру.

Ибраһимия
Туган XIX гасыр
Үлгән XX гасыр
Һөнәре шагыйрь