Зөһрә Шәйхетдин кызы Фәизова - газета редакторы, журналист, күпсанлы шигырьләр авторы.

Зөһрә Фәизова

Тормыш юлы үзгәртү

Зөһрә Шәйхетдин кызы Фәизова 1952 нче елда Кайбыч районы Кошман авылында дөньяга килә. Кайбыч урта мәктәбен тәмамлагач, Казанда педагогия училищесында белеп алуын дәвам итә. Шушы вакытта үзенең шигырьләрен яза башлый. Беренче язмалары Апас районында нәшер ителүче "Йолдыз" газетасында дөнья күрә. Кайбыч районы оешкач, "Кайбыч таңнары" газетасында эшли башлый. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала.

Иҗат юлы үзгәртү

Зөһрә Шәйхетдин кызы Фәизованы шигърияткә алып килгән юл урау, озын һәм катлаулы. Аның һәр тукталышы үзенчәлекле, истәлекле вакыйгалар белән характерлана. Үзе белән бергә туган сизгер күңелне, нечкә хисне тормыш зилзиләләре дә, гаилә мәшәкатьләре дә, гомер агышы да тоныкландырмаган. Шигырьләрендә туган җиргә, туган якка, туган телгә карата чиксез мәхәббәт, соклану, ярату чагылыш таба. Күңел дигән серле сандыктан яшьлекне, үткәнне сагыну, серләр, юксыну, көтү, газаплану хисләре саркый. Бүгенге көндә дә ул Кайбыч районы Кошман авылында яшәп, шигырьләр иҗат итүен дәвам итә. Бик күп шигырьләре газеталарда әледән-әле басылып тора.

Шигырьләре үзгәртү

  • "Язгы сулар";
  • "Каен аклыгы";
  • "Тормыш кыры";
  • "Сагындыра туган як" һәм башкалар.

Әдәбият исемлеге үзгәртү

  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 1 том  А-К. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Әдипләребез. Библиографик белешмә. 2 том  Л-Я. / Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан:  Татар. кит. нәшр., 2009.
  • Кайбычым – куанычым. Төзүче – Р.Гарәфетдинов. Кайбыч, 1998.
  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.